Бәхетләре — балаларында

Гаилә… Бик тә гади булып тоелган бу ягымлы сүз зур мәгънәгә ия. Гаилә белән бәхет сүзләре бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Чөнки, бәхетле булганда гына кешеләрнең йөзеннән нур бөркелә, күңелләре шатлыкка тула. Гаилә тату, нык булганда гына, гаилә әгъзалары да бәхетле була. Ә аның ныклыгы өчен, бик күп сынаулар аша үтәргә, тырыш, сабыр булырга кирәк.
Районыбызда күпләргә үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләләр шактый. Әлеге язмам Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Файзуллиннар гаиләсе турында.
Бу гаиләгә сокланмыйча карарлык түгел. Регина Ринатовна һәм Равил Рәхимҗанович чит җирләргә китеп, бәхет эзләмиләр. Озак еллар дәвамында Иске Атлаш авылында яшиләр. Ә инде 2021 елда алар Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенә күченә. Үз тырышлыклары, үз көчләре белән матур тормыш корып, гөрләтеп яшиләр.
Гаилә башлыгы Равил Рәхимҗанович авыл баласы булганга, кечкенәдән үк эш белән чыныгып үсә. Шуңа да аңа авыл тормышы бик якын аңа. Ул вахта ысулы белән Мәскәүдә монтажчы булып хезмәт итә. Үзен бик тырыш, намуслы хезмәткәр булып күрсәтә.
Регина Ринатовна Габдулла Тукай исемендәге Иске Кулаткы үзәк район китапханәсенең уку залы библиографы вазифаларын башкара. Намуслы, җаваплы һәм тырыш булуы белән коллективта хөрмәт яулаган хезмәткәр ул. Өендә дә ул бик сабыр, уңган хуҗабикә, бар нәрсәгә дә өлгер. Сөекле һәм яраткан кызларына күңел җылысын, әни назын биреп, аларга дәресләрен әзерләргә ярдәм итә.
Өлкән кызлары Риана Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 4 «А» сыйныфында, ә Разалия 2 «Б» сыйныфында белем ала. Алар яхшы билгеләргә генә укыйлар һәм мәктәп тормышында актив катнашалар, зур теләк белән балалар сәнгать мәктәбендә өстәмә белем үзләштерәләр. Ә инде нәни кызлары Ралина «Чишмә» балалар бакчасына йөри. Фәйзуллиннарның балалары да үзләре кебек тыйнак һәм акыллы.
Әлеге матур гаиләнең бәхете – балаларында. Алар тормышта үз урыннарын тапсын, лаеклы кешеләр булып үссен өчен тырышлык куялар Равил белән Регина. Үз үрнәкләрендә кече яшьтән үк хезмәткә мәхәббәт тәрбиялиләр.
Фәйзуллиннар гаиләсе рәхәтләнеп, гади тормыш белән яшиләр. Эш сөючән булганга, Фәйзуллиннарның тормышы да җитеш.
Шундый яшь, үрнәк гаиләләр районыбызда күбрәк булса, балалар да тәрбияле, акыллы булып үсәрләр иде. Мәхәбәттә һәм аңлашуда яшәгән шундый парларның матур һәм күркәм итеп яшәүләре күңелдә соклану хисе уята.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13133

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.