22 апрель көнне Иске Кулаткы 1 нче номерлы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укучылары командалары арасында Строй һәм җыр смотр-конкурсы узды. Әлеге конкурс Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышланды.
Тантаналы рәвештә хәрби җыр башкарып, мәктәп алдындагы мәйданчык буенча 1-4 сыйныф командалары үтте. Балалар чыгышын компетентлы жюри бәяләде.
Һәр сыйныфның әлеге бәйгегә тырышып һәм зур җаваплылык тоеп әзерләнгәне күренде. Конкурс йомгаклары буенча командаларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Апр 23 2024
Строй һәм җыр смотр-конкурсы узды.
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11851
Свежие комментарии