25 март – Россиядә мәдәният хезмәткәрләре көне

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, кадерле ветераннар!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
Мәдәният өлкәсе иҗатка гашыйк, үз эшен яратучы, һәрберсе үз урынында алыштыргысыз кешеләрдән тора. Сезнең мәдәни мираска һәм халык иҗатын үстерүгә керткән көндәлек өлешегез кешеләргә гүзәллек дөньясы белән аралашу шатлыгы бүләк итә. Районыбызның сәнгатен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклауда, район, өлкә данын еракларга таратуда, яшь буынны тәрбияләүдә лаеклы һәм мактаулы хезмәт куясыз. Сез хезмәтегез белән буыннан-буынга күчүче кыйммәтләрне — туган тел һәм әдәбиятны, гореф-гадәт, йолаларны һәм мирасны саклыйсыз, безнең кече Ватанның мәдәни һәм рухи көчен үстерүгә ярдәм итәсез. Үзегезнең намуслы хезмәтегез белән музей, китапханә һәм мәдәният йортларының уңышлы эшләвен тәэмин итәсез; сәнгать, музыка мәктәбе укытучылары җәмгыятьнең әхлакый торышын яхшырту һәм шәхес булып формалашуга ярдәм итә. Районыбызның мәдәнияте өлкәсендәге казанышлар – сезнең һөнәри осталыгыгыз нәтиҗәсе.
Һәркайсыгызга югары һөнәри осталык, тугрылык белән, җан җылыгызны кызганмыйча фидакарь хезмәт куюыгыз өчен ихлас рәхмәт хисләребезне җиткерәбез, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, илһамлы иҗат һәм яңа уңышлар, гаилә иминлеге телибез.
Л.Ф. БОГДАНОВА,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
И.Ш. МАГДЕЕВ,
Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11493

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.