«Торналар» акциясе старт алды

Мәскәү өлкәсендәге «Крокус Сити Холл»да теракт корбаннары истәлегенә акция башланды. Ул «Торналар» дип атала – очып барган торналар концерт бинасыннан күккә очкан рәвештәге проекция итеп эшләнелгән.

Бөтен илдә бу акциягә кушылырга чакырылар. Моның өчен кәгазьдән торна ясарга, яки кошның рәсен ясарга һәм социаль челтәрләрдә уртаклашырга кирәк.

Акция Рәсүл Гамзатов шигыренә композитор Ян Френкель язган «Торналар» (Журавли) җырыннан чыгып оештырылган. Аны Мөслим Магомаев башкара иде, концерт залы да аның исемендә.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11490

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.