Бала тәрбияләүдә әтиләрнең роле

Рәсемдә Иске Кулаткыдан күп балалы
Балакиннар гаиләсе.

Районыбызда эшләп килүче “Гаилә” үзәге белгечләре даими рәвештә гаиләләр, мәктәп укучылары белән төрле очрашулар, профилактик әңгәмәләр үткәрәләр. Шушы көннәрдә генә Иске Кулаткы район больницасының балалар консультациясендә дә педагог – психолог Г. Р. Рафикова гаиләләр белән очрашты һәм “Бала тәрбиәләүдә әтиләрнең роле” темасына әңгәмә алып барды.

— Бүгенге көндә гаиләдә бала тәрбияләү эше һаман катлаулана бара. Моның сәбәбе күптөрле, әлбәттә. Балалар хәзер күбрәк күрәләр, күбрәк ишетәләр, күбрәк фикер йөртәләр. Ә ата-аналар ул шартларны искә алалармы соң? Билгеле, аларның күпчелеге үз балаларының киләчәге турында нык уйлана.

Шулай да кайберәүләр балаларны тәрбияләүгә бөтенләй әһәмият бирми, тәрбия эшендә гафу ителмәслек, төзәтеп булмаслык ялгышлар җибәрә. Икенче берәүләр исә, балаларга кирәгеннән артык әһәмият биреп, аларны боза, балалар эгоист булып үсә. Гаилә баланың нинди булуына, дөньяга карашына, баланың әхлагына нигез сала. Ләкин бала тәрбияләү белән нигәдер күбрәк балалар бакчасы, мәктәп һәм әни кешеләр шөгыльләнә. Бүгенге гаиләдә әтинең роле нинди соң?

Ир кеше – гаиләнең хуҗасы, терәге. Яшь буынны тәрбияләудә әтиләр авторитеты гаять зур роль уйный. Инглиз шагыйре Джордж Гербет та: “Яхшы ата йөз укытучыдан да өстен”,- дип, юкка гына әйтмәгән. Әлбәттә, сүз күркәм, авторитетлы әтиләр турында бара. Шуңа күрә авторитет, беренче чиратта, балага һәрьяклап уңай шәхси үрнәк күрсәтүгә, аны ихтирам итүгә, сүзенә, эш-гамәленә һәм тормыш тәҗрибәсенә инануга нигезләнергә тиеш. Бигрәк тә хәзерге чорда-балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәктәпләрдән тыш учреждениеләрдә күпчелек хатын-кызлар эшләгән чорда балаларга ир-ат йогынтысына мохтаҗлык аеруча нык сизелә. Ата йогынтысы булмау элек — электән тәрбиягә зыян китергән.

Балалар үзләрен физик чыныктырган, балык тотарга, йөзәргә, шашка-шахмат уйнарга һәм башка шундый һөнәрләргә өйрәткән аталарны якын күрәләр. Балалар физик көчлеләрне яраталар һәм рухи көчлеләр ягына омтылалар. Әгәр ата өй эшләреннән читләшсә, аның бу гадәтенә кызы һәм улы да тиз иярә. Өй мәшәкатьләрен акыл белән гаилә әгъзалары арасында бүлешкәндә генә тәрбия эше уңышлы бара. Хатынына игътибарлы ата улы һәм кызы өчен үрнәк була ала. Атаның балага мөнәсәбәте – аның әнисенә мөнәсәбәте ул. Димәк, әти кешенең гаиләдә үзен үзе тотуы иң беренче хәлиткеч фактор. Балалар – гаиләнең көзгесе дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ата – баланың иң якын, иң кадерле кешесе.

Ата булу – буыннарны югалтмыйча дәвам иттерү. Әти булган кеше зур хәреф белән башланган Әти булсын иде! Дустанә атмосферада үткән әлеге аралашу бер гаиләне дә битараф калдырмады. Соңыннан әтиләргә файдалы мәгълүматлар тупланган буклетлар да таратылды.

Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1147

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.