Мәчеттә яңа манара

Күптән түгел генә Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең “Әнвәр” мәчетенә өр-яңа манара күтәрелде. Мәчет эченнән дә, тышыннан да бик матур, затлы итеп эшләнгән. Манара да, мәчет тә хәзер яшел утлар белән яктыртыла. Бөтен авылга нур чәчеп торган мәчеткә райондашларыбыз бик теләп йөри.
“Элеккегесе, 2014 елда мәчет төзелгәндә калайдан һәм нигезе тимердән ясалган була. Бинага карата түбәнрәк иде, ә авырлыгы, киресенчә бик зур иде. Шуның өчен манараны яңартырга кирәк дигән карарга килдек. Манараны ясатуга, торгызуга тотылган чыгымнарны изге җанлы спонсорлар үз өсләренә алдылар. Тулаем чыгымнарыбыз 550000 сум тәшкил итте. Татарстан Республикасының Буа шәһәреннән Фоат хаҗи Сөләйманов үзенең дүрт туганы, энеләре белән төзелеш эшләрен башкардылар. Аларның һәрберсе дини кешеләр, бер намазны да калдырмыйлар. Төзү эшләре 17 февральдә башланды һәм 27 февральдә тәмамланды. Һәрбер сәдака бирүчегә Аллаһының олы рәхмәте яусын,”- ди мәчетнең имам-хатыйбы Сәерхан Ахмеров.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11361

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.