Бергә без көчле!

Хөрмәтле райондашлар, искекулаткылылар!

15,16,17 март көннәрендә Россия Федерациясендә Президент сайлаулары үтә. Үзен һәм илен хөрмәт иткән һәр кеше Россиянең киләчәк язмышын хәл итәчәк бу сайлауларда катнашырга бурычлы дип уйлыйм.

Сайлаулар – ул үз гражданлык позициягезне күрсәтү һәм гамәлдәге хакимияткә шәхси мөнәсәбәтегезне белдерү өчен бик яхшы (законлы) сәбәп. Моннан тыш, тавыш бирүдә бердәм булып катнашу – гадел сайлауларның гарантиясе дә ул. Ә быел сайлаулар аеруча үтә күренмәле булачак –күзәтүчеләр әлеге процессны сайлау участокларында да, интернеттагы махсус портал аша да күзәтәчәкләр.

Без барыбыз да хәзер тышкы сәясәтнең нинди катлаулы булуын күрәбез. Дошманнарыбызга көчле Россия кирәкми. Димәк, без бердәм булырга тиеш. Бары тик бердәмлек кенә илне һөҗүмнәрдән һәм тетрәнүләрдән коткара ала. Әгәр дә без җәмгыятьнең бердәм булуын телибез икән, киләчәктә илебезнең курсын билгелиячәк Президент өчен тавыш бирергә кирәк.

Сайлауларга килеп Россиянең көчлелеген, бердәмлеген күрсәтеп, зур Җиңүгә тагын бер адым ясарга әзер булуыбызны чагылдырыйк.

Иске Кулаткы районы” муниципаль берәмлеге администрациясе Башлыгы Илдар Магдеев.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11358

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.