Башкаларга үрнәк булырлык яши беләләр

Гаилә… Бик тә гади булып тоелган бу ягымлы сүз зур мәгънәгә ия. Гаилә белән бәхет сүзләре бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Чөнки, бәхетле булганда гына кешеләрнең йөзеннән нур бөркелә, күңелләре шатлыкка тула. Гаилә тату, нык булганда гына, гаилә әгъзалары да бәхетле була. Ә аның ныклыгы өчен, бик күп сынаулар аша үтәргә, тырыш, сабыр булырга кирәк.
Районыбызда күпләргә үрнәк итеп күрсәтерлек гаиләләр шактый. Әлеге язмам Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Бикбаевлар гаиләсе турында.
Бу гаиләгә сокланмыйча мөмкин түгел. Гөлия һәм Рафаил бәхет эзләп, чит җирләргә китмәделәр. Ә туган якларында төпләнеп калып, үз тырышлыклары, үз көчләре белән матур тормыш корып, гөрләтеп яшиләр.
Гаилә башлыгы Рафаил Рафикович авыл баласы булганга, кечкенәдән үк эш белән чыныгып үсә. Шуңа да аңа авыл тормышы бик якын. Ул «Насыйров С.Р.» крестьян-фермерлык хуҗалыгында хезмәт итә. Үзен бик тырыш, намуслы хезмәткәр булып күрсәткән. Өендә дә ул тик тормый. Хуҗалыгында бозаулар асрый, җәй айларында йортлары тулы кош-корт белән.
Гөлия Тәүфыйковна Радищево район суды канцеляриясендә секретарь булып эшли. Намуслы, җаваплы һәм тырыш булуы белән коллективта хөрмәт яулаган хезмәткәр ул. Өендә дә ул бик сабыр, уңган хуҗабикә, бар нәрсәгә дә өлгер. Гаиләсен тәмле ризыклар белән сыйларга, өйдә искиткеч матур гөлләр, ә җәй айларында бакчасында төрледән-төрле чәчәкләр үстерергә дә вакыт таба. Сөекле һәм яраткан балалары Амир һәм Ралинага күңел җылысын, әни назын кызганмый. Аларга өй эшләрен башкаруда ярдәм итә.
Уллары Амир Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 4 «А» сыйныфында, ә Ралина 2 «Б» сыйныфында белем ала. Бикбаевларның балалары да үзләре кебек тыйнак һәм акыллы. Мәктәптә яхшы билгеләргә генә укыйлар, Иске Кулаткы балалар сәнгать мәктәбенә яратып йөриләр.
Әлеге матур гаиләнең бәхете – балаларында. Алар тормышта үз урыннарын тапсын, лаеклы кешеләр булып үссен өчен тырышлык куялар, үз үрнәкләрендә кече яшьтән үк хезмәткә мәхәббәт тәрбиялиләр.
Бикбаевлар гаиләсе мәктәп тормышында да актив катнашалар. «Бөтенгаилә73 проектыннан да алар читтә калмады, һәр биремне вакытында үтәп, социаль челтәрләргә фотоларын урнаштыралар.
Рәхәтләнеп, гади авыл тормышы белән яши Бикбаевлар. Эштән курыкмаганга, аларның тормышлары да җитеш. Әлеге дус-тату гаилә башкаларга үрнәк булырлык яши белә. Булганына шөкер итеп, үз тырышлыклары белән барысын да булдыралар.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11044

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.