Халык белән якыннан аралашып

2 февраль көнне Иске Кулаткы районының “Зеленай” авыл поселениесе авылларында халык җыеннары узды.
Район җитәкчеләре – Иске Кулаткы районы Башлыгы Лилия Богданова, район администрациясе Башлыгы Илдар Магдеев, администрация белгечләре һәм төрле службалар вәкилләре Вязовый Гай, Зирекле һәм Яңа Лебежайка, Яңа һәм Иске Зеленай авылларында булып, халык белән очраштылар һәм үткән елга нәтиҗәләр ясап, халыкны борчыган сорауларга җаваплар кайтардылар.
Вязовый Гай авылы
Җыенны башлап район хакимияте Башлыгы И. Ш. Магдеев бүгенге көндә илдә барган хәлләргә һәм махсус операция зонасында райондашларыбызның авыр шартларда куелган бурычны үтәүләре турында ассызыклады.
Вязовый Гай авылында узган соңгы халык җыенында күтәрелгән сорауларның үтәлү-үтәлмәвенә дә тукталды ул.
Авылда каты көнкүреш калдыкларын җыю, баганаларга яктырткычлар кую, чүп-чар ташлау урынын тигезләтү, авыл клубының фасадын ремонтлау һ.б. сораулар күтәрелгән булган. Аларның күпчелеге хәл ителгән. Яктырткычлар кую мәсьәләсенә килгәндә, Зеленай авыл поселениесе администрациясе Башлыгы Рамилә Бикбаева белдерүенчә, хәзерге вакытта яктырткычлар кую эше дәвам итә. Проблемалы нокталарны поселение белә һәм тагын әле 10 яктырткыч алып кую мөмкинлеге дә бар, диде ул.
Шулай ук кәрәзле элемтәнең начар эшләве дә борчый вязовыйгайлыларны. Бу мәсьәлә буенча хатлар җибәрелгән, дип белдерделәр җитәкчеләр. Димәк, әлеге сорауны хәл итү дә озакка сузылмас.
Җыенда халык яңа һәм күптән борчыган проблемаларны да күтәрделәр. Советская урамында язгы сулар агып китәр өчен торбаны яңарту, Степная урамында юлларны тигезләү, Терешка елгасын чистарту, сулар белән өзеклекләр булмасын өчен тагын бер скважина кую һ.б.
Мөрәҗәгатьләрне район хакимияте Башлыгы шәхси контроленә алды һәм тиешле белгечләргә яз җитүгә бу мәсьәләләрне хәл итүгә керешергә боерды.
Терешка елгасын чистартуга килгәндә, бу күптәнге проблема инде. Халыкны да, поселение җитәкчелеген дә, район җитәкчеләрен дә ул еллар дәвамында борчып килә. – Без тик утырмыйбыз. Әлеге мәсьәлә буенча табигый ресурлар белән эшләүче белгечләргә хатлар җибәрелде. Әкренләп барысын да эшләргә тырышырбыз. Бер ай яки бер ел эчендә эшләнә торган эшләр түгел бу. Мондый мәсьәлә Усть Кулаткы авылында да, Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә дә кискен тора. Терешка, Кулаткы елгаларының тамагын (устье) чистарту таләп ителә. Үткән елдагы язгы су ташулары бу проблеманың никадәр куркыныч булуын күрсәтте инде, — диде хакимият Башлыгы Илдар Магдеев.

Дәвамы газетаның 6нчы санында.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11047

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.