Январь аена истәлекле даталар

12 январь — Прокуратура хезмәткәрләре көне.
13 январь — Россия матбугаты көне.
14 январь — Искечә Яңа ел.
21 январь — Инженерлар гаскәрләре көне.
25 январь — Студентлар көне.
26 январь — Халыкара таможенник көне.
27 январь — Ленинград блокадасын өзү көне.

Халык сынамышлары
Январьда салкын булса, июль коры һәм эссе була, көзгә кадәр гөмбә чыкмый.
Январьда кар еш яуса, буран шактый еш булса, июль ае яңгырлы килә.
Бу айда боз сөңгесе күренсә, уңыш яхшы була.
Елның беренче ае болытлы булса, икмәк уңмаска мөмкин.
14 январьда кар яуса, икмәкле ел була.
19 январьда көн аяз икән, җәй коры, болытлы көн булып кар да яуса, җәен явым-төшемнәр гадәттәгечә булып, ел яхшы килә.
25 январьда кояш чыкса, кошлар иртә килергә мөмкин, кар яуса, җәй яңгырлы була.
Январь җылы булса, яз соңара. Январь җылы – март салкын.
Сукыр тычкан оясыннан январьда чыкса, май салкын булыр.
Январьда агач ботаклары бозланып катса, чикләвек һәм җиләк-җимеш күп булыр.
Раштуа төнендә күк йөзе аяз булса – кавын уңар, кар яуса – алма.
Январьның икенче яртысы кояшлы торса, уңыш яхшы була.
Январьда коры һәм суык булса, язын кар тиз эреп бетә.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10763

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.