Якташыбыз истәлегенә турнир.

Үткән атнада Иске Кулаткы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны, Советлар Союзы Герое Иван Васильевич Ильгачев истәлегенә волейбол буенча традицион турнир узды. Бу спорт бәйгесендә районыбызның җыелма командалары катнашты.
Киеренке көрәштә барлык команда спортчылары да җиңү өчен бар көчләрен һәм тырышлыкларын куйдылар.
Турнирның нәтиҗәләре буенча, Мосеевка авылы командасы җиңү яулады. Кирюшкино авылы командасы – 2нче, Иске Кулаткы 1 номерлы урта мәктәбе командасы 3 нче урынны яулады.
Җиңүчеләр һәм призлы урыннарга ирешкән спортчы командалар дипломнар, медальләр һәм кубоклар белән бүләкләнделәр. Спортчыларыбызга алда да зурдан-зур уңышлар һәм җиңүләр юлдаш булсын.
Марат Батршин,
турнирның баш судьясы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10759

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.