Путинның кандидатурасын хупладылар

«Бердәм Россия» партиясе съезды Владимир Путинның 2024 елгы президент сайлауларына тәкъдим ителүен хуплады.

«Президент кампаниясенә партия максималь әзерлек белән якын килергә, кампания барышына тыштан эләгүнең теләсә нинди омтылышларын туктатырга тиеш. Владимир Путинның безнең кандидат буларак җиңүе бөтенләй легитим һәм бәхәссез булырга тиеш», — дип белдерде «Бердәм Россия» рәисе Дмитрий Медведев.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10480

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.