Яңа елга әзерлек

Яңа ел — халкыбызның көтеп алган һәм иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Дөньяга Яңа — 2024 ел аяк басарга да ике атна гына вакыт калып бара.
Районда Яңа елга әзерлек эшләре дәвам итә.
Район мәдәният йорты каршында үзәк чыршы урнаштырылды. Урамнар һәм биналар акрынлап якты һәм төрле төстәге утлар белән тулылана башлады. Бәйрәм атмосферасы тудыру йөзеннән төрле хезмәт коллективлары гирляндалар элү, бинага бәйрәм рухы өстәү эше белән мәшгуль. Мәктәпләр, балалар бакчаларында да Яңа ел атмосферасы сизелә башлады. Тәрәзәләрдәге яңа елга кагылышлы рәсемнәр, язулар һәм төрле-төрле кар бөртекләре әлеге биналарны тагын ямьләндереп, бәйрәмчә бизәп җибәргән.
Кибетләрдә ясалма чыршылар, уенчыклар, гирляндалар сатыла. Тиздән билгеләнгән урыннарда яңа ел чыршыларны сәүдә итү оештырылачак. Искекулаткылылар үз чиратларында өй-йорт тирәләрен дә матур итеп бизәп, бәйрәмгә атмосферасы тудырсын иде.
Көн саен  районыбыз урамнарында бизәлгән элементлар  биредә яшәүчеләрнең күңелендә аерым атмосфера һәм кәеф тудыра. Гомумән, кайда гына карама, бәйрәм рухы хөкем сөрә башлады. Бу бик куандыра.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10438

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.