Җаваплы вазифага билгеләнде

Махсус хәрби операциядә һәлак булучы якташыбыз, вертолетчы Тимур Кипчатовның тормыр иптәше, Ульяновскида «Герой хатыны» дигән фотопроектны оештыручы Альбина Кипчатованы райондашлар бик яхшы белә һәм ихтирам итә.
Шушы көннәрдә «Йолдыз һәм Лира» иҗтимагый мәдәни-социаль фондын үстерү буенча генераль директор урынбасары Екатерина Игоревна Колотовкина, Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Юрьевич Русских, Губернатор урынбасары Александр Михайлович Коробко һәм Ульяновск өлкәсе Хөкүмәте әгъзалары Альбинаның кандидатурасын Ватан сугышчылары гаиләләренең төбәк Комитеты җитәкчесе вазифасына хупландылар.
«Беренче чиратта, әлеге вазифаны йөкләү минем өчен бик әһәмиятле. Чөнки махсус хәрби операция территориясендә һәлак булган хәрби офицер, вертолетчы Кипчатов Тимур Равилевичның хатыны һәм өлкәбездә «Герой хатыны» фотопроектын оештыручы буларак мин илдәге хәлләргә битараф булмавымны күрсәтә алдым, ә инде өлкә җитәкчеләренең миңа карата ышанычларын баглаулары һәм җаваплы булуымны күрәләре бик сөендерә. Әлеге җаваплы вазифамда хәрбиләрнең гаиләләренә һәм хәрбиләрнең үзләренә максималь ярдәм күрсәтү һәм ярдәм итү өчен барлык көчемне, күнекмәләремне һәм бөтен тәҗрибәмне куярга тырышырмын», — дип билгеләде Альбина Кипчатова.
Искәртәбез, Ватан сугышчылары гаиләләренең төбәк Комитеты 2022 елның ноябрендә Россиянең әйдәп баручы «Россия хатын-кызлары», «Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре берлеге», «Россия хатын-кызлары берлеге», «Россия әниләре» берләшмәләре тарафыннан оештырылган иде. Әлеге карарны Россия Президенты Владимир Путин хуплады.
Комитетның төп максаты — махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү һәм булышлык күрсәтү. Аның төп бурычлары:
— психологик ярдәм;
— хокукый ярдәм;
— мөрәҗәгатьләрне кабул итү;
— гуманитар ярдәм җыю һәм координацияләү.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10435

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.