Шушы истәлекле дата уңаеннан Иске Кулаткы 1 нче номерлы урта мәктәбендә тантаналы чара узды. Почетлы кунаклар буларак бирегә махсус хәрби операциядә һәлак булган якташларыбызның әти-әниләре һәм хәзерге вакытта хәрби бурычларын үтәүче, кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләребез чакырылды. Район Башлыгы Л.Ф. Богданова, мәктәп директоры Г.В. Бәширова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе И.С. Агрусева, тарих һәм крайны өйрәнү район музее директоры Р.М. Байбикова, ДОСААФ автомәктәбе директоры Р.А. Джаметов хәрбиләребезгә җылы теләкләрен юллап, Ватаныбызны саклауда зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр. Мәктәп укучылары хәрби-патриотик җырларын бүләк иттеләр.
Дек 11 2023
9 декабрь – Россиядә Ватан Геройлары көне
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10413
Свежие комментарии