Инвалидлар декадасы дәвам итә

6 декабрьдә Иске Кулаткы балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары районыбызда яшәүче һәм реабилитацияләү үзәге белән тыгыз элемтәдә булучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен «Изгелек юлы» дигән концерт программасы тәкъдим иттеләр. Балалар һәр чыгышны җылы кабул итеп, алкышларга күмделәр. Бәйрәм чарасы алар өчен зур вакыйга булды. Сәнгать мәктәбенең укучылары үз куллары белән бүләкләр дә ясаганнар. Яңа ел символы — «аҗдаһа»ларны алар кунакларга бүләк иттеләр. Ә спонсорлардан мөмкинлекләре чикле балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.
— Сәнгать мәктәбе коллективына, укучыларга шундый матур мизгелләр бүләк иткән өчен ихластан рәхмәт сүзләребезне җиткерәбез. Иҗат уңышлары, сәламәтлек телибез. Шунысы сөендерә — игелекләр кылырга алар күңелендә һәрвакыт урын бар. Ә игелек, барыбыз да беләбез, үзебезгә мең тапкыр артып кайтачак, — дип җылы рәхмәт сүзләрен юллады Иске Кулаткы районының инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикле балаларны реабилитацияләү бүлекчәсе мөдире Зөлфия Аксенова.
Изгелек кылырга урын бар, күңелләр киң булсын иде.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10388

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.