24 ноябрьдә район мәдәният йортында Әниләр көне уңаеннан матур концерт узды.Район Башлыгы Л.Ф.Богданова залда утыручыларга матур теләкләрен юллап, тырыш һәм үрнәк әниләргә Почет грамоталары тапшырды.
Район администрациясе Башлыгының беренче урынбасары И.Ө.Хәсәнов хөрмәтле әниләргә матур теләкләрен юллады һәм район администрациясе Башлыгы исеменнән әниләргә Почет Грамоталары,ә инде үрнәк Котлияровлар һәм Фәтхуллиннар гаиләләренә «Күркәм гаиләләрнең тормышлары»дигән өлкә китабын тапшырды.
Балалар бакчалары нәниләренең, сәнгать мәктәбе укучыларының,район мәдәният йорты хезмәткәрләренең музыкаль чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде.
Ноя 27 2023
Әниләр хөрмәтенә бәйрәм
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10235
Свежие комментарии