«Гөлчәчәк»тә утырыш

Бүген Иске Кулаткы “Гөлчәчәк” балалар бакчасында «Федераль дәүләт мәгариф стандарты һәм мәктәпкәчә белем бирүнең федераль белем бирү программасы шартларында» мәктәпкәчә яшьтәге балаларны патриотик тәрбияләүнең нәтиҗәле практикалары» темасына мәгариф хезмәткәрләренең районара методик берләшмәсенең утырышы узды. Мөһим чарага Иске Кулаткы һәм Радищево районнары тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре, район мәгариф бүлеге белгечләре, ата-аналар җыелды.

Бакча мөдире Л.Ф. Богданова чарада катнашучыларны сәламләп, чараның максатлары һәм узу тәртибе белән таныштырды. Иске Кулаткы район мәгариф бүлеге җитәкчесе И.С. Агрусева кунакларга файдалы ял итеп, тәҗрибә туплауларын һәм утырышның уңышлы үтүен теләде.

Өлкән төркемдә «Россиянең халык нәсепләре» дигән ачык дәрес күрсәтелде. «Туган илем» исемле әзерлек төркемнәре тәрбияләнүчеләре белән музыкаль-патриотик журнал үтте. Шуннан соң «Безнең Ватан» дигән мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләре арасында балалар патриотик конкурсы узды.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=10128

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.