Рубрика: Новости района

ҖАВАПЛЫЛАР ҖАВАП ТОЙСЫН ИДЕ

30 мартта без, «Күмәк көч” район газетасы журналистлары, халыкның соралуы буенча Иске Кулаткы эшчеләр поселогындагы урамнарның һәм юлларның торышын тикшерү максаты белән махсус рейд ясадык.Безне аеруча район үзәгенең уртасында урнашкан “Пятерочка” кибете каршындагы хәл борчыды. Бу кибет алдында, әйтерсең лә, ясалма су саклагычы булдырганнар һәм аның каршыннан җәяү дә, транспорт белән дә үтеп булмый.

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1128

В. В. Путин армиягә язгы чакыру турындагы указга кул куйды.

Президент Владимир Путин гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру указын имзалады. Документ нигезендә, 2017 елның 1 апреленнән 15 июльгә кадәр Россия Кораллы көчләренә 142 мең кеше җибәреләчәк.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1124

Герой безнең белән яшәр

28 мартта, Иске Кулаткы район культура йортында, Россия Федерациясенең Герое, Сириядә һәлак булган якташыбыз, Көньяк хәрби округы авиациясе армиясенең 55 нче аерым вертолет полкының командиры Рәфәгать Махмутович Хәбибуллинның туган көненә багышланган тантаналы митинг булып үтте. Бу зур чарада бихисап райондашларыбыз, читтән килгән кунаклар зур теләк белдереп катнаштылар. Алар арасында Рәфәгать Хәбибуллин исемен йөрткән Кореновск шәһәренең …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1117

Рухи байлыкны саклаучы үзешчәннәр

30 март көнне район мәдәният йорты каршында эшләп килүче халык театрының үзешчән артистлары Наил Гаетбаевның “Авылга кызлар килде, яки моңнар кайтсын авылга” исемле ике пәрдәле пьесасын сәхнәләштерделәр. Моңа кадәр халык театры үзешчәннәре әлеге пьеса белән Ульяновскида үткәрелгән татар халык һәм һәвәскәрләр театр коллективларының II нче өлкә фестивалендә катнашып, “Иң яхшы режиссер постановкасы» номинациясендә лауреатлар булдылар …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1113

Не проехать!!!

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1089

Язгы ярминкәләр башланды

25 март көнне Иске Кулаткы “Агропромпаркында” (базар мәйданында) язгы ярминкә үтте. Нәкъ шул көнгә мәдәният хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре дә туры килде. Көн салкынча, җилле булу сәбәпле, ярминкәнең ямен бераз алса да, мәдәният хезмәткәрлере күңелле чыгышлары белән аны ямьләндереп җибәрделәр. Халык авыл хуҗалыгы продукциясе бәяләреннән дә канәгать калды. Көнбагыш маен, бодайны, арпаны бик тиз алып бетерде. …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1037

Чисталык ике айлыгы башланды

Россиядә 2017 ел Экология елы исеме астында уза. Ульяновск өлкәсе Губернаторы С. И. Морозовның боерыгы буенча Иске Кулаткы район администрациясе Башлыгы И. А. Аблязов тарафыннан «Иске Кулаткы районы территориясендә язгы төзекләндерү эшләрен оештыру һәм үткәрү» турындагы 68 нче номерлы карары расланды. Әлеге карарның максаты – җәмәгатьчелек игътибарын экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау, төзекләндерү мәсьәләләренә җәлеп …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1010