Альфия Яфарова

Наиболее комментируемые сообщения

  1. Хөрмәтле газета укучыларыбыз! — 2 комментария

Статьи автора

Уңышлары куандыра

13 октябрьдә  «Күмәк көч»  район газетасы журналистлары Кирюшкино авылында булып, райондашларыбызга таныш булган    фермер    Равил Алимҗанович Ягудин белән очрашып, аның хуҗалыгы белән таныштылар һәм биредә эшләүчеләр белән аралаштылар. Быелгы алган уңыш, көзге эшләр һәм киләчәккә максатлар турында да  сүз барды. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5677

Яңа күпер төзеләчәк

Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең   Красноармейская урамындагы  аварияле хәлдәге  күпер  урынына яңа күпер төзеләчәк. Биредә ремонт эшләре  башланган инде.    

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5673

Пункт эшли башлады

 Хөрмәтле райондашлар! Өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылучыларга гуманитар ярдәм күрсәтү максаты белән   районда   әйберләр, кирәк-яраклар җыю пункты ачылды.  Әлеге  пункт  Иске Кулаткы эшчеләр бистәсенең Пионерская урамы, 30 йортта   —   администрация бинасының 1 катында, 101 кабинетта урнашкан.   Ул  14.00 сәг. 17.00 сәг. кадәр  эшли.   Шимбә, якшәмбе — ял көннәре.   

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5668

Мобилизация чоры хезмәт һәм пенсия стажына кертеләчәк

Хезмәт һәм пенсия стажы өлешчә мобилизация кысаларында өзелмәячәк. Бу хакта РФ хөкүмәтендә узган брифингта хезмәт һәм социаль яклау министрының урынбасары Ольга Баталинага сылтама белән «Интерфакс» хәбәр итте.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5664

Һава торышы

Синоптиклар  әйтүенчә, Үзәк Россиядә алтын көз гадәттә 24 сентябрьдән 14 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк,  аннары салкын көзгә күчеш  башланачак.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5661

Ярминкә үтмәячәк

Хөрмәтле райондашлар! 15 октябрь көнне    Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә  планлаштырылган  көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе яңгырлы көннәр   булу сәбәпле   үтмәячәк.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5658

Аксымга (белки) бай ризыклар

Озак яшәргә теләүчеләрнең өстәлендә йомырка, ит, чикләвек, сөт ризыклары һәр көн булырга тиеш. Аксым  (белки) организмга тернәкләнү өчен кирәк. Суган Суганда С витамины күп, ул иммунитетны ныгытырга, шулай ук кандагы шикәр дәрәҗәсен нормада тотарга һәм хәтта яман шешнең үсү куркынычын киметергә ярдәм итә. Алма Бу җимеш пектинга бай, ә ул кан тамырлары стеналарын зарарлый һәм …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5654