Рубрика: Образование

Акцияга кушылдылар

Бүген, ягъни 3 ноябрьдә, Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбе базасында  «Зур этнографик диктант» агарту акциясе үтте. Әлеге чарада мәктәп укучылары, укытучылар, мәгариф бүлеге хезмәткәрләре катнашты. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5882

Колледжда — кунакта

Иске Кулаткы икенче номерлы урта  мәктәбенең  укучылары «Киләчәккә билет» проектын тормышка ашыру кысаларында Иске Кулаткы  механика-технология  колледжы базасында  оештырылган һөнәри юнәлеш бирү дәресләрендә катнаштылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5849

Көз бәйрәмендә

1 ноябрьдә Иске Кулаткы «Гөлчәчәк»  балалар бакчасында көз бәйрәме үтте.  Әлеге чарага  биредә  тәрбияләнүче балаларның ата-аналары чакырылган иде.  Нәниләр кадерле кешеләрен  көз турында матур җырлар башкарулары, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре, мавыктыргыч биюләре белән шатландырды. Һәр чыгышны залда утыручылар алкышларга күмде һәм  игътибар белән  карады.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5838

Көз бәйрәмендә

26 октябрьдә  Иске Кулаткы «Чишмә» балалар бакчасында  «Көз,  без сине кунакка чакырабыз» дип исемләнгән  чара үтте. Әлеге бәйрәмдә  өлкән һәм мәктәпкәчә төркемнәрдә  тәрбияләнүче балалар актив катнашты.  Балалар көз турында җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, әйлән-бәйлән йөределәр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5792

«Үсеш ноктасы» ачылды

27 октябрьдә  Урта Терешка урта мәктәбендә  «Үсеш ноктасы» үзәген ачу тантанасы булды. Әлеге чарада район администрациясе Башлыгы И.Ш. Магдеев, «Терешка» авыл поселениесе администрациясе Башлыгы Р.Р. Тәминов, авыл фермерлары, мәктәп коллективы, укучылар һәм ата-аналар катнашты. Чыгыш ясаучылар мәктәп коллективын  һәм укучыларны әлеге шатлыклы вакыйга белән котлап, үзәкнең уңышлы эшләвен теләделәр. Тантанадан соң  кунаклар «Үсеш ноктасы»ның кабинетларында …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5783

Хвалынск шәһәрендә — экскурсиядә

14 октябрьдә Россия Герое Р.М. Хәбиуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең 5 «Б» һәм  2 сыйныфлар укучылары  сыйныф җитәкчеләре  Л.Р. Амирова һәм Г.Ә. Зөлкарнәева белән  бергә «Хвалынск» милли паркында  һәм «Кояшлы алан» туристлар комлексында экскурсиядә булдылар. Балаларга әлеге экскурсия маршруты бик ошады һәм уңай тәэсирләр калдырды . Тулырак материалны газетаның  киләсе санында …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5687

Мавыктыргыч экскурсиядә

12 октябрь көнне Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 5 «Б» сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Д.Ш. Усманова һәм ата-аналар белән бергә » Хвалынск » милли паркында экскурсиядә  булдылар. Экскурсияне әлеге паркның экскурсоводы, милли паркның   фәнни бүлеге начальнигы Г.Ф. Сөләйманова үткәрде. Балалар хуҗалыкта булып, төрле   хайваннар һәм кошлар белән таныштылар,  музейда булып, төрле экспонатлар белән таныштылар. …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=5681