Рубрика: Культура

Форумда катнаштылар

8 февральдә  Ульяновск шәһәренең Татар мәдәният үзәгендә  5нче төбәкара  туган   якны өйрәнүчеләрнең Форумы узды. Әлеге чарада Иске Кулаткы районыннан да район Башлыгы Л.Ф.  Богданова җитәкчелегендәге делегация катнашты. Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7094

Файдалы семинарда

27 январьда Ульяновскиның татар мәдәният үзәгендә өлкәнең мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләре өчен семинар үтте. Үзәк директоры — Рамилә Сафина белдерүенчә, аларга татар халкының милли һәм дини бәйрәмнәре, милли костюмнары, бию үрнәкләре һәм хәрәкәтләре, җыр сәнгате турында мәгълүматлары биргәннәр. Чакырылган кунаклар эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар һәм семинарда алган белемнәренә йомгак ясадылар.  

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6954

КВНда иң сәләтлеләре

25 январьда район мәдәният  йортында Иске Кулаткы механика-технология  колледжы студентлары һәм районыбыз мәктәпләре укучылары катнашында КВН уены  булып үтте. Моның турында  тулырак  материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6900

Өлкәнең бәйрәмендә

20 январьда   район мәдәният йортында Ульяновск өлкәсе оешуга 80 ел тулу уңаеннан тантаналы чара   үтте. Бәйрәмгә бихисап райондашлар җыелган иде. Район Башлыгы Л.Ф. Богданова өлкәнең юбилее уңаеннан котлауларын җиткерде һәм хезмәтләрендә уңышларга ирешүче райондашларга Почет грамоталары тапшырды. Район кураторы Г.Ә. Рәхмәтуллина искекулаткылыларга өлкәнең юбилее уңаеннан Губернаторның котлауларын җиткерде һәм Иске Кулаткыдагы  газ уастогында   хезмәт итүче …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6839

Тарих сәгатендә

19 январьда  Иске Кулаткы   беренче номерлы урта мәктәбенең 6 «Б»  сыйныф  укучылары  сыйныф  җитәкчеләре З.Т. Ханбикова  һәм Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең  3 сыйныф  укучылары сыйныф җитәкчеләре  Л.Р. Абдуллина белән  Иске Кулаткы тарих һәм туган якны  өйрәнү музеенда кунакта булдылар.    Директор музее Р.М. Байбикова балаларга  Ульяновск өлкәсенең …

Читать далее

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6819

Күңелле бәйрәмдә

3 январьда Иске Мостяк авылы клубында мәдәният һәм китапханә хезмәткәрләре мәктәп укучылары һәм нәниләр өчен «Теләкләр һәм өметләр» исемле бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Балалар рәхәиләнеп ял итте, уйрадылар, биеделәр,Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергә җырладылар.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6629

Яңа ел иртәсендә

28 декабрьдә район мәдәният  йортының биюләр залында балалар өчен район Яңа ел иртәсе үтте. Бирегә бихисап нәниләр, мәктәп укучылары җыелган иде. Балалар өчен төрле конкурслар оештырылды. Кыш бабай һәм Кар кызы, төрле әкияти геройлар белән бергә  чыршы тирәсендә  балалар әйлән-бәйлән йөределәр, күңел ачтылар, биеделәр, җырладылар. 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6514