Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы мәктәбендә чараларга бай көн булды. Чечня сугышында батырларча hәлак булган якташыбыз Равил Рамазановның исемен мәктәпнең 8сыйныфы горур йөртә.
Бүген әлеге сыйныф укучылары «Герой партасы» Бөтенроссия белем бирү проектына кушылды. Әлеге чарада Равил Рамазановның әнисе Гөлсем Алимҗановна да катнашты. Әлеге сыйныфның җитәкчесе Розалия Равиловна Аделова чараны башлап, Гөлсем апага рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм истәлеккә бүләк тапшырды. Укучылар Равил Рамазановның батырлыгы турында патриотик рухта сөйләделәр.
Окт 20 2023
Укучылар акциягә кушылды
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9807
Свежие комментарии