Якташыбызны истәлегенә турнир

Бүген Чечня сугышында батырларча hәлак булган якташыбыз Равил Рамазановның истәлегенә багышланган мини-футбол буенча традицион турнир уза.
Чараның тантаналы өлеше Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә узды, чөнки биредә батыр йөрәкле Равилның мәктәп еллары үткән.
Мәктәп директоры Г.Ш. Рафикова, район администрациясенең урынбасары И.Х. Ахмедов чыгышлар ясап, Равил Рамазановның батыр йөрәкле, иренең чын патриоты булуы турында ассызыкладылар һәм әнисе Гөлсем Алимҗановнага иленә тугры булучы ир-егетне үстергәне өчен рәхмәтләр әйттеләр. Гөлсем Алимҗановна да чыгышында мәктәп коллективына улының якты истәлеген саклаганнары һәм ел саен әлеге турнирны оештырганнары өчен рәхмәтләр белдерде.
Әлеге бәйгенең төп спонсоры «ТАН» оешмасының мөдире Рамил Рәфатович Хөснетдинов һәм Фәридә Шамиловна Хөснетдинова булдылар. Ф.Р. Хөснетдинова чыгыш ясап, мәктәпкә әлеге матур традицияләрне дәвам итүләре өчен рәхмәтләр әйтте һәм спортчыларга уңышлар теләде.
Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9798

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.