Яшьләргә — яңа мөмкинлекләр

Россиядә “Беренчеләр хәрәкәте” дип исемләнгән яңа балалар һәм яшьләр берләшмәсе үсеш ала башлады. Илебезнең төрле почмакларында аның катнашучылары яшьтәшләре белән танышалар һәм дуслашалар, берләшәләр, илнең киләчәгенә үз өлешләрен кертәләр һәм бергәләп Россия җәмгыятенең традицион кыйммәтләрен үстерүдә катнашалар.
Күптән түгел генә безнең районда да әлеге оешманың җирле бүлекчәсе барлыкка килде. Яңа бүлекчәнең эшчәнлеге, аның әһәмияте, төп бурычлары турында һәм башка кызыксындырган сораулар белән без «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсенең эшен оештыру буенча рәисе Рима Рәхимҗановна Хөсәиновага мөрәҗәгать иттек.
— Рима Рәхимҗановна,»Беренчеләр хәрәкәте» нәрсә ул, аның эшчәнлегенең асылы, юнәлеше нинди?
— “Беренчеләр хәрәкәте” Россия балалар һәм яшьләр оешмасы 2022 елда РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән нигезләнгән. Дәүләт Башлыгы төрле юнәлешләр буенча үсеш һәм үз-үзеңне тормышка ашыру өчен тигез, уңайлы, кызыклы мохит булдыруны төп бурыч итеп куйды. Берләшмәдә катнашучылар җәмгыять үсешенә үз өлешләрен кертәчәкләр дип фаразлана. «Беренчеләр хәрәкәте» нең төп кыйммәтләре — тормыш һәм дәрәҗә, патриотизм, дуслык.

Дәвамын газетаның 41 санында укыгыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9727

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.