Депутатларның беренче утырышы узды

21-22 сентябрь көннәрендә Иске Кулаткы районының шәһәр һәм авыллар поселениеләрендә җирле Советларга сайланган депутатларның беренче утырышлары узды. Һәр поселениедә депутатлар Советлары рәисләре, аларның урынбасарлары һәм район Советына делегатлар сайланды.
Мостяк авыл поселениесенең депутатлар Советы рәисе итеп Мариус Нугаев, Атлаш авыл поселенисе Советы рәисе — Наҗия Чамкаева, Терешка авыл поселениесе депутатлар Советы рәисе — Фәрдәнә Забирова, Зеленай авыл поселениесе Советы рәисе итеп Мостафа Бекеров сайланды. Иске Кулаткы шәһәр поселениесенең депутатлары Совет рәисе итеп Иршат Сәйфуллинны сайладылар.
Депутатлар Советларының беренче утырышларын башлап, территориаль сайлау комиссиясе рәисе Ш.К.Бадаев сайланган депутатларны тәбрикләп, эшләрендә уңышлар теләде һәм таныклыклар тапшырды.
22 сентябрь көнне Иске Кулаткы район Советы депутатларының да утырышы узды. Анда өлкә вәкиле О.И.Якунина, Иске Кулаткы районына күптән түгел билгеләнгән яңа прокурор Я. С.Борминцев, «Павловка» районара полиция бүлеге начальнигы А.П. Тюрев, район администрациясе Башлыгының экономик мәсьәләләр буенча урынбасары  администрация Башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы И.Х. Ахмедов, район администрациясенең бүлекләр мөдирләре катнашты. Бишенче чакырылыш депутатлар Советы утырышында яңа депутатлар район Советы рәисе — район Башлыгы итеп бертавыштан Лилия Фуатовна Богданованы, аның урынбасары итеп Наҗия Ягудинаны, комитетлар составларын һәм рәисләрен сайладылар.
«Миңа ышаныч белдерүегез өчен рәхмәт. Бергәләп районыбыз, халкыбызның тормышын яхшырту өчен тырышып эшләрбез», — дип сөйләде яңа сайланган депутатлар Советы рәисе Лилия Богданова.
Совет утырышы тәбрикләүләр, оештыру мәсьәләләрен карау белән үрелеп барды. Шулай ук көн тәртибендә депутатлар «Павловка» района полиция бүлеге начальнигының отчетын да кабул иттеләр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9537

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.