Без терроризмга каршы!

3 нче сентябрь — терроризмга каршы көрәштә теләктәшлек көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле дата 2004 нче елның Белем көнендә Төньяк Осетиянең Беслан шәһәрендә террорчыларның мәктәпне камап алуы белән бәйле. Әлеге җанөшеткеч фаҗигадә 300дән артык кешенең гомере өзелә, шуларның 186сы мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге сабый балалар.
4 cентябрьдә  Флаглар мәйданында әлеге дата уңаеннан чара үтте.
Район Башлыгы Л.Ф. Богданова, район администрациясе Башлыгы урынбасары И.Ө. Хәсәнов, Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Л.Р. Амирова чыгышлар ясадылар.
Уяулыкны югалтмаска, җаваплылыкны киметмәскә, икенче Беслан кабатлануга юл куймаска кирәклеген, террорчылык белән көрәшергә генә түгел, аны кисәтүе мөһимлеген ассызыкладылар.
Тулырак материалны газетаның киләсе санында укырсыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=9370

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.