Сидрдан халык зыян күрде

Үткән атнада Ульяновск өлкәсендә «Мистр Сидр» алкогольле эчемлекне эчүдән соң 67 кешенең агулану очрагы ачыкланды. Кызганыч, сидр эчүдән агуланып үлүчеләр саны 21 кешегә җикән. Әлеге аяныч хәлне Губернатор Алексей Русских контрольга алды, больницага барып пациентларның хәлләрен белде. Эшмәкәрләргә әлеге суррогат эчемлекне кибетләрдә сатудан тыярга кушты.
Ульяновск өлкә сәламәтлек саклау Министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча махсуслаштырылган медицина ярдәме төрләре үзәгенең токсикология бүлегендә 16 яшьтән 61 яшькә кадәрге 46 пациент — дәвалана. 3 пациент — реанимациядә, алар авыр хәлдә. Пациентлар үзләре сулый, аларның канын агудан чистарту өчен гемодиализ ясалып тора. Калган пациентлар палаталарда дәвалана, аларның хәле канәгатьләнерлек.
Оператив тикшерүләр нәтиҗәсендә әлеге эчемлек Самара өлкәсендәге Эчке эшләр Министрлыгы складыннан урланган суррогаттан ясалганы ачыкланды. Урлау өчен Самара шәһәренең ике кешесе, шулай ук складны саклаган һәм аның территориясенә явыз ниятле кешеләрне керткән полиция сержанты тоткарланган. Шулай ук зур чиндагы ике полиция хезмәткәре дә эштән азат ителгән.
Әлеге эчемлектән Самара, Түбән Новгород, Пенза, Удмуртия, Чувашия регионнарында яшәүче 90га якын кеше зыян күргән, шул исәптән 32 кеше агуланып үлгән. «Мистр сидр» тиз арада кибетләрдән сатудан тыелган. Иң зур партияләр Курган өлкәсендә, Удмуртиядә, Кырымда табылган. Моннан тыш, Самара, Пенза, Рязань һәм Владимир өлкәләрендә, Мордовиядә, Марий Элда һәм Пермь краенда ачыкланган.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8656

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.