Авыр чакта ярдәмгә киләләр

2000 елда РФ Президенты Владимир Путин «Социаль хезмәткәрләр көне турында»гы Указга кул куйды һәм 8 июнь бәйрәм көн дип игълан ителде. Социаль хезмәткәрләр — гражданнарга тиешле ярдәм күрсәтү буенча эшләрне оештыручы, авыр хәлләргә юлыккан кешеләргә шул хәлдән чыгу юлларын эзләүдә үзләренең барлык көчләрен бирүче кешеләр. Әлеге матур бәйрәмне Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткыдагы халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә күтәренке рухта каршы алалар.
Коллектив белән озак еллар Р.М. Тимербулатов җитәкли. Әлеге тармакта ул зур тәҗрибә туплаган, район халкының хөрмәтен яулаган кеше. Бүгенге көндә бу оешмада 17 кеше хезмәт итә, шул исәптән 11се – белгечләр, ә инде 6сы — техник хезмәткәрләр. Биредә 3 бүлек исәпләнә.
Ветераннарга, инвалид гражданнарга һәм бала тәрбияләүче гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белән Г.Р. Юсупова җитәкли, әлеге өлкәдә аның 20 елдан артык хезмәт стажы бар. Аның урынбасары Г.И. Рамазанова. Баш белгеч З.Р. Кадерова үз эшен намус белән башкара. Биредә эшләүчеләр ветераннар, инвалидлар һәм гаиләләр белән эш алып баралар, әлеге төр гражданнарның мәсьәләләрен уңай якка чишәләр.
Р.Р. Шахутдинов игътибарлы җитәкчелегендә социаль иминлек программалары тормышка ашырыла. Аның урынбасары Н.К. Ханбикова, белгеч В.В. Тимербулатова үз вазифасын җаваплылык сизеп башкара. Әлеге белгечләр лаеклы ялда булучыларга һәм өлкә яшьтәгеләргә социаль хезмәт күрсәтәләр. Аларның тырышлыгы белән “Адреслы ярдәм күрсәтү”, “Социаль контракт” һәм “Кайгыртучанлык” программалары тормышка ашырыла.
Социаль ярдәм чараларын күрсәтү бүлеге белән Р.А. Аюпова идарә итә. Аның белән бергә урынбасары Л.Ф. Юнусова, баш белгечләр Р.К. Талипова, А.Р. Рафикова хезмәт итәләр. Алар халыкка субсидияләр, компенсацияләр, пособиеләр үз вакытында түләнсен өчен төгәл һәм оператив эшлиләр.
Шулай ук Иске Кулаткы районы буенча өйдә ярдәм күрсәтү бүлеге начальнигы А.И. Тимербулатова һәм ярдәмчесе З.Ф. Бахтиярова да ялгыз яшәүче өлкәннәргә һәм инвалидларга сыйфатлы хезмәт күрсәтүне контрольдә тота.
Социаль иминлек, cәламәтлек, гаилә департаментының Ульяновск өлкәсе буенча баш белгеч-эксперты И.А. Богданова һәм Л.Ф. Бекерова социаль куркыныч гаиләләр, яшүсмерләр һәм мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар белән эш алып баралар.

Билгеле, бу оешманың эшен машина йөртүче, сакчылар, техник хезмәткәрләрсез күз алдына китерү кыен. Шуңа да Р.Р. Байбиковны Р.З. Кузәевны, Н.А. Талиповны, Н.Х. Байгузинны, М.Н. Биктимировны, Г.А. Асанованы гел уңай яктан гына телгә алырга була.
Төрле елларда биредә Ф.Х. Мәзитова, Х.А. Исхакова, А.Х. Бархаева, К.И. Рәшитова, Р.А. Хәбибуллина, З.Х. Ахметова, Ф.А. Үзбекова, Н.Т. Аминова, Р.М. Рафикова, Н.А. Абсаләмова, Ә.М. Шабакаева, Ф.Х. Мәзитова, Н.Т. Аминова, А.К. Үзбекова, Ф.Ф. Алюшева намуслы хезмәт куйганнар.
Әлеге коллективның шәхси һәм профессиональ сыйфатлары кешеләргә алга таба да хезмәт итәр, туасы көнгә ышаныч, өмет уятып, тормыш авырлыкларын җиңеп чыгарга булышыр. Хезмәтегез һәрвакытта югары бәяләнсен, кешеләргә кылган яхшылыгыгыз үзегезгә әйләнеп кайтсын! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән сәламәтлек, озын гомер, тормыш дәрте, бәхет һәм иминлек телибез.
Ә. Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8609

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.