6 июньдә Россиядә Пушкин көне һәм Рус теле көне билгеләнә. Аның кысаларында балалар үзәк китапханәсе хезмәткәрләре А.Р. Рәхмәтуллина һәм Э.С.Юнусова «Гаилә» скверында «И слушал, слушал няню Пушкин» дип исемләнгән әкиятләр каруселе үткәрделәр.
Чарада РФ Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы 2 нче номерлы урта мәктәбенең «Бригантина» лагере укучылары катнашты. Балалар А.С. Пушкин иҗаты белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм китап иллюстрацияләрен зур кызыксыну белән карадылар.
Июн 07 2023
Пушкин көненә чара
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8598
Свежие комментарии