Дубайда Гарәп илләре татарлары Альянсы оешты

Агымдагы елның апрель азагында Дубайда 17 гарәп илләреннән: Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Оман, Иордания, Йемен, Катар, Мисыр (Египет), Тунис, Ирак, Иран, Сирия, Бахрейн, Кувейт, Ливия, Ливан, Израиль, Мароккода яшәүче татар активистлары җыелды. Биредә гарәп илләрендә яшәүче татарлар берләшмәсе конференциясе узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров алып барды.

Ул җыелган халыкны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Шулай ук Данис Шакиров Гарәп илләре татарлары Альянсын оештыру, ул бу илләрдәге татарларны бер мәйданга берләштерү дип билгеләп узды. Конференциядә Дубайда гомер итүче Әлфия Рәмзил кызы Бәдретдинова Альянсның рәисе итеп сайланды, ә Камил Ильяс улы Галиуллин Бөтендөнья татар конгрессының Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге вәкиле булып билгеләнде.

Чарада шулай ук Милли Шура әгъзалары Самарадан Фәхретдин Канюкаев, Оренбургтан Илдус Дәүләтов катнаштылар.

Бөтендөнья татар конгрессының матбугат үзәге.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8197

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.