Батырлык онытылмый!

Бабабызның исемен мәңгеләштердек!
Районыбызда мактауга лаек, горурлана алырдай якын кешеләребез бик күп. Кызганыч, без алар турында аз беләбез. Әлеге язмамда сүзем Иске Зеленай авылында туып үскән бабам Хөсәин Талипович Усманов турында барачак. Мин әле нәни булган чакта аның турында әтием Борхан Хөсәин улы Усманов сөйли иде.
Бабам Бөек Ватан сугышында ил азатлыгы өчен батырларча көрәшеп, 1943 елда 46 яшендә һәлак була. Әтием үз инициативасы белән аның кайсы җирдә күмелгәне турында военкоматка мөрәҗәгать итеп, бабабызның Белоруссиядә һәлак булганы турында белешмә килгәне хәтеремдә иде.
Әтием исән булганда, бабамның һәлак булган җиренә барырга хыялланган иде, ләкин мөмкинлек булмаганга, ул әлеге хыялын тормышка ашыра алмады.
Мин үзем дә моңа кадәр тормыш мәшәкатьләре белән әлеге урынга барырга вакыт таба алмадым. Олыгайгач инде, бабамның кабырен табарга, анда барып кайтырга үземә максат куйдым.
Беренче булып, мин РФнең оборона Министрлыгының үзәк архивына хат яздым. Әлеге хатыма җавап буларак архив белешмәсе җибәрделәр. Анда бабамның 1943 елның 7 декабрендә рядовой буларак һәлак булганы һәм Могилев өлкәсе, Быхов районының Малые Бовки авылындагы зиратларга җирләнгәне турында язылган иде.
Шуннан соң мин Быхов шәһәренең военкоматына элемтәгә чыгып, бирегә барып, бабамның каберен күреп кайтырга дигән теләгемне белдердем. Ләкин хәзерге вакытта әлеге авылның немецлар тарафыннан юк ителгәне яисә авылның исеме бөтенләйгә үзгәртелгән дип аңлаттылар. Миңа төгәл җавап кайтара алмадылар.
Мин эзләнүләрне дәвам иттепм. Бертуган апа Әлфия Гаджиева белән бергә Белоруссиягә барып, туганлык каберендә булырга, бабабызның истәлегенә кәнәферләр салырга дигән карарга килдек.
2022 елның март аенда апам белән бергә Минск шәһәренең Җиңү мәйданына бардык, бабабызның якты истәлегенә чәчәкләр салдык һәм өстебездәге булган зур бурычыбызны үтәгән кебек булдык, күңелләребез тынычланды.
Бабабызның сугышкан җирләрендә булып, әлеге урыннарда йөредек, аның рухына догалар кылдык.
Безнең соралу буенча, минем абыемның кызы (двоюродная племянница) Лилия Якупова гаиләсе белән Белоруссиягә ял итәргә баргач, Быхов шәһәренең өлкә башкарма комитетында булып, бабабызның исемен мәңгеләштерү өчен гариза язды. Лилиягә ул әбисенең әтисе булганга, әлеге эшне ахырына кадәр җиткерергә булды.
Озакламый Лилиягә Хөсәин Талипович Усмановның исемен мәңгеләштерү турында хат килде. Әлеге хатта Бабабызның исеме Могилев өлкәсенең Быхов районы Смолицкий авыл Советының Ухлясть авылында урнашкан 2903 нчы номерлы хәрби җирләүдә мәңгеләштерүе турында язылган иде.
Әлеге вакыйга без бик куандык. Тырышлыгыбыз, эзләнүләребез юкка чыкмады. Хәзер бабабызның исеме мәңгеләштерелде.
Белоруссия халкына гаиләбез бик рәхмәтле. Әлеге эшне алар бик тиз җиренә җиткерде. Туганнар каберләре дә чиста, каралган, һәр җирдә агачлар һәм чәчәкләр үсә.
Аллага шөкер, әтиемнең теләген тормышка ашырдык. Хәзер инде Ухлясть авылына барырга максат куйдык.
Без бабабызның батырлыгы белән горурланабыз. Аның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланачак. Шундый батыр йөрәкле туганнарыбызны, якыннарыбызны онытмыйк!
Гөлсинә Богданова,
Иске Кулаткы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=8179

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.