Халык сәламәтлеген кайгыртып

Илебез күләмендә эшләп килгән милли проектлар Россиянең фәнни-технологик һәм социаль-икътисади үсешен тәэмин итүгә, тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, һәр кешегә талантын ачу һәм яшәү өчен уңайлы шартлар, мөмкинлекләр булдыруга юнәлдерелгән. Әмма шулар арасында иң кирәклесе һәм иң әһәмиятлесе – ул сәламәтлекне саклау өлкәсендәгесе.
Әлеге милли проект үз эченә берничә юнәлешне ала һәм берьюлы җиде федераль программа гамәлгә ашырыла. Алар «Беренчел медицина-санитар ярдәмне үстерү», «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү», «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш», «Онкология авырулары белән көрәш», «Балалар сәламәтлеген үстерү, шул исәптән балаларга медицина ярдәме күрсәтү инфраструктурасын үстерү», «Медицина оешмаларын квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү», шулай ук «Бердәм мәгълүмат системасы нигезендә сәламәтлек саклауда бердәм цифрлы контур булдыру».
Нәкъ шушы көннәрдә 3 апрельдән 7 апрельгә кадәр Ульяновск өлкәсендә “Сәламәтлек саклау” милли проекты атналыгы уза. Аның кысаларында регионның барлык районнарында, шулай ук шәһәрнең медицина учреждениеләрендә төрле тикшеренүләр, авылларга чыгып халыкка медицина тикшерүе үткәрүләр, файдалы акцияләр уза.
7 апрельдә, мәсәлән, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә сәүдә үзәкләрендә “Сәламәтлек һәркемгә кирәк” дигән мәгълүмати-профилактик мәйданчыклар эшлиячәк. Безнең Иске Кулаткы район үзәгендә мондый мәйданчык “Пятерочка” һәм “Магнит” кибетләрендә оештырылачак. Шулай ук Иске Кулаткы район больницасының медицина хезмәткәрләре районыбыз авылларына чыгып, халыкка тикшеренү уздыруны да дәвам иттерәләр. — Апрель аенда табибларыбыз Иске Атлаш, Мосеевка, Бахтеевка, Яңа Кулаткы, Иске Зеленай, Усть Кулаткы, Иске Мостяк, Югары һәм Урта Терешка, Яңа Мостяк, Кирюшкино, Карамалы авылларына чыгып, тикшеренүләр үткәрәчәкләр. 3 апрель көнне медицина хезмәткәрләре бригадасы Яңа Зимница авылында булып, 12 кешене карады. Терапевтыбыз Әлфия Масова җитәкчелегендәге белгечләр бу авылда күпчелек олы яшьтәге һәм льготалы категория гражданнарының сәламәтлекләрен тикшерде, — дип сөйләде баш табиб урынбасары Гүзәл Аюпова. Параллель рәвештә табиблар алдында сугыш ветераннары (районда 1 кеше), ветераннарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, “сугыш елы балалары” категориясендәге райондашларыбызга да тикшеренү үткәрү бара.
Ә инде март аеннан башлап больница табиблары «Җиңел сула» проекты кысаларында районыбыз оешма-предприятиеләренә чыгып, коллективларда профилактик чаралар алып бардылар.
«Беренчел медицина-санитар ярдәмне үстерү» программасы буенча да Иске Кулаткы районында эшләр туктаганы юк. Халыкка яшәгән җирләрендә – авылларында сыйфатлы беренчел медицина ярдәмен алу уңайлы булсын өчен дәүләт яңа модульле фельдшер-акушерлык пунктлары булдыруны күздә тота. Хәзерге вакытта Яңа Кулаткы авылында өр-яңа ФАП сафка басты. Анда җиһазлар, медицина кирәк-яраклары кайтарылып тора. Тиздән, якынча май айларында, ФАПны тантаналы төстә ачу көтелә. Гомумән, 2025 елга илебез буенча шундый һәм аннан да зуррак 2475 медицина объекты төзеләчәк. Ә 6439 медицина оешмасы биналарына тулысынча ремонт ясау көтелә. Алар арасында безнең район больницасы да бар.
С. Абитова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=7804

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.