Бүген илебез мөһим датаны билгели. 1944 елның 27 январе — Ленинград шәһәрендәге блокаданы өзү көне. Иске Кулаткы тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда әлеге тарихи дата уңаеннан «Гармония» актив озын гомерлелек үзәге активистлары өчен музей директоры Р.М. Байбикова тарих сәгате үткәрде.
Ул килгән кунакларга Ленинград блокадасы вакытында халыкның зур авырлыклар күреп тә, рух ныклыгын саклап калулары һәм тырышып хезмәт итүләре, Ленинградны саклаучыларның батыр йөрәкле булулары турында сөйләде. Шулай ук районыбызның бай тарихы, тырыш хезмәтчәннәре һәм районның казанышлары турында сөйләде.
Свежие комментарии