Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче Гүзәл Каюмовна һәм Ринат Кәримович Аббәсовлар озак еллар медицина тармагында тырыш, намуслы хезмәт итүләре белән хөрмәт яулаган якташларыбыз. Алар хуҗалыкларында умартачылык белән шөгыльләнәләр. Аббәсовлар гаиләсе Ульяновск шәһәрендәге 31 нче аерым гвардия амфибия һөҗүм бригадасында хәрби хезмәт итүче, хәзерге вакытта Украина территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга үз хуҗалыкларында җыйган балны Яңа ел бүләге итеп тапшырдылар.
Дек 13 2022
Мәрхәмәтле якташларыбыз
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6316
Свежие комментарии