Бүген Иске Кулаткы беренче номерлы урта мәктәбенең 3 «Б» сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре З.Р. Абдюкова белән редакциядә булдылар. Балалар журналистлар белән аралашты, баш редактор С.Ә. Абитова мәктәп укучыларына район газетасының тарихы, биредә хезмәт иткән ветераннар, газетаның бүгенге тормышы һәм уңышлары турында сөйләде. Балалар әлеге мавыктыргыч экскурсияне ошатты һәм биредә хезмәт итүчеләргә рәхмәтләр әйтте.
Дек 09 2022
Мәктәп укучылары редакция белән танышты
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6257
Свежие комментарии