Бергәләп ярдәм итик!

Хөрмәтле райондашлар, кадерле авылдашлар!
7 декабрь көнне Иске Мостяк авылында яшәүче Фәүзия Латыйпованың өендә янгын чыгып, бер мизгелдә бар тормышы юкка чыкты, хәзер өе яшәргә яраклы түгел.
Якташыбызны бу бәла алдында ялгыз калдырмыйк. Бәлки райондашларыбыз арасында ярдәм кулы сузарга мөмкинлекләре булган кешеләр табылыр.
Финанс ярдәм күрсәтергә теләүчеләр акчаларны 2202 2032 7809 5312 карта номеры яисә 89277895613 телефон номеры аша (Эльвира Рафаиловна Латыпова) күчерә алалар.
Хөрмәтле райондашлар! Әйдәгез, ярдәмебезне кызганмыйк. Тамчыдан күл җыела диләр бит. Хәлебездән килгән кадәр бергәләп булышыйк.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6249

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.