Үрнәк әни хөрмәтләнде

27 ноябрьдә илебездә  Әниләр көне  билгеләнде.   Чыннан да, әни — ул һәркем өчен кадерле һәм изге зат. Тормышыбызга ямь бирүче, шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешебез. Әни баласына тормыш бүләк итә, күкрәк сөте белән туендыра, сулышы белән җылыта, назы белән иркәли, гомере буе газиз баласы өчен борчыла. Балалары чын кеше булып үссә, чиксез горурлана. Баланың иң якын киңәшчесе дә, хәленә керүче дә, кайгысын һәм шатлыгын да үз йөрәге аша үткәрүче кеше — ана.
25 ноябрьдә Әниләр көне алдыннан Ульяновск шәһәренең «Современник» мәдәният сараенда өлкәдә яшәүче үрнәк әниләрне хөрмәтләү тантанасы үтте. Биредә  әниләргә «Ана даны» региональ мактау билгеләре, өлкә Губернаторының Рәхмәт хатлары тапшырылды, «Ел әнисе» конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә яшәүче, күп балалы, үрнәк һәм тырыш әни — Динара Рушановна Азизова балаларын лаеклы тәрбияләү, гаилә институтын ныгытуда казанышлары һәм иҗтимагый әһәмияткә ия булган  чараларда актив катнашуы өчен Губернаторның Рәхмәт хаты белән билгеләнде. 

Диана Салихова,    социаль хезмәт күрсәтү бүлегенең  социаль педагогы.

 

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6179

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.