3 декабрь – Халыкара инвалидлар көнe

Хөрмәтле мөмкинлекләре чикләнгән райондашлар!
Әлеге көн язмышларына гаять зур үҗәтлек таләп ителгән сынауны кичерүчеләргә җәмгыятьнең игътибарын җәлеп итәргә, ә кайчакларда ныклык һәм тәвәккәллеккә чакыра. Алар туганнары һәм якыннарының кайгыртуын, тирә-юньдәгеләрнең аңлавын һәм хөрмәтен тоеп яшәсен иде.
Тормышта һәрбер адым авырлык белән бирелсә дә, сынмыйлар-сыгылмыйлар, кечкенә генә җиңүнең дә тәмен белеп яшиләр. Көндәлек тормышларында, эшләрендә аларга һәрвакыт ярдәм кулы сузучыларга рәхмәтебезне белдерәбез. Барыгызга да алдагы тормышыгызда күңел күтәренкелеге, шатлык-сөенечләр генә телибез.
Л.Ф. Богданова, Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы бүлекчә Секретаре.
                                                                            И.Ш. Магдеев, Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=6176

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.