Тәбрикләү

Хөрмәтле журналистлар, «Күмәк көч»газетасы редакциясе хезмәткәрләре, редакция hәм типографиянең хезмәт ветераннары!
Сезне hәммәгезне дә hөнәри бәйрәмегез — Россия матбугаты көне уңаеннан тәбрикләргә рөхсәт итегез. Масса-күләм мәгълүмат чаралары, җәмгыятькә хезмәт итү традициясенә тугрылык саклап, бүген дә илебез, өлкәбез hәм районыбыз тормышында мөhим роль уйныйлар.
Районыбызда менә сигез дистә елдан артык чыгып килүче милли газетабыз «Күмәк көч» халкыбызның, гомумән, искекулаткылыларның горурлыгы булып тора. Ул үз юлыннан тайпылмыйча, халыкка мәгълүмат җиткерү белән бергә, хезмәт кешеләре, халкыбызның уңышлары, казанышлары турында яктыртып килә, укучыларын рухи яктан баетуда, шул ук вакытта яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүдә, телебезне, динебезне, традицияләребезне, мәдәниятебезне, гомумән, милләтебезне саклап калуда еллар дәвамында зур эш башкара.
Матбугат сүзе җәмгыятьтә hәрвакыт мөhим урын алып торды. Бүген дә hәм киләчәктә дә безнең журналистларыбыз дөрес җәмәгать фикере тудыруга үзләренең үткен каләмнәрен җигeрләр, дип ышанабыз.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез. Матбугат тармагында озак еллар хезмәт куйган ветераннарыбызга фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләребезне юллыйбыз. Туган җиребез hәм халкыбыз өчен сезнең хезмәтегез бик кирәк.
Э. Ә. Ганеев,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, “Бердәм Россия” партиясенең урындагы политсовет Секретаре.
И. А. Аблязов,
Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2305

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.