22 декабрь — Энергетиклар көне

Өйләребездә, эш урыннарында ут бетсә, без һәрвакыт югалып калабыз. Электр булмаса, тормыш туктап калган сыман тоела: радио һәм телевизор да дәшми, компьютер һәм замана казанышы булган башка күпсанлы техника да эшләми. Дөрестән дә, ут сүнсә, без ике кулсыз калгандай булабыз.Бүген без сезне һөнәри бәйрәмнәре – Энергетиклар көне алдыннан районыбызда яшәүчеләрнең йортларын электр белән тәэмин итеп, тормышыбызны яктырак, уңайлырак һәм җылырак итүче профессия ияләре белән таныштырырга булдык.
Иске Кулаткы районын электрлаштыру башка көньяк районнары белән чагыштырганда элегрәк башланган, чөнки 35 кВ “Кашпир-Рудник” подстанциясе 1961 елда ВЛ-35кВ “Шахта – 3 Иске Кулаты” сафка кертелгән. Район үзәгендә 560 кВА егәрлеге булган трансформатор белән “Иске Кулаткы” 35/10 кВ Подстанциясе төзелгән. Радищево электр челтәре составында булган Подстанция каршында Иске Кулаткы участогы да булдырылган.
1968 елдан алып 2001 елга кадәр Иске Кулаткы район электр челтәре белән Рәхимҗан Ильясович Арсланов җитәкчелек итте. Ул эшләгән елларда яңа бина да төзелгән, предприятиенең материаль-техник базасы да ныгытылган. Тирән белемле, тәҗрибәле җитәкченең намус хезмәте Хөкүмәт тарафыннан да югары бәяләнә. Хезмәт итү дәверендә ул “Ватан алдындагы казанышлары өчен” II дәрәҗәле орден белән бүләкләнә, “РФ Минтопэнерго Атказанган хезмәткәре” һәм “Ульяновск энергетика системасының Мактаулы энергетигы” исемнәренә лаек була. Кызганычка каршы Р. И. Арсланов бүгенге көндә арабызда юк инде, тик коллегалары, аның кул астында эшләгән хезмәткәрле җитәкчене җылы сүзләр белән генә искә алалар. Бүгенге көндә Иске Кулаткы район электр челтәрен Марат Шамилович Тагиров җитәкли. Марат Шамиловичның энергетика өлкәсендә зур эш тәҗрибәсе бар. Тирән техник белеме, эшлекле һәм һөнәри сыйфатлары аңа электр җиһазларыннан файдаланганда аларның ышанычлы, куркынычсыз һәм аварияләрсез эшләвенә, үз вакытында персонал белән эшне оештыруда контрольлек итәргә мөмкинлек бирә. Әлеге көндә бу коллективта 35 кеше эшли һәм аларның күпчелеге үз эшенең остасы. И. К. Сафаров – начальник урынбасары, диспетчерлар Н. Н. Рамазанов, М. Н. Аблязов, Р. З. Байгузин, М. А. Хәйруллин, Р. К. Хәбибуллин тәүлек буе дежур торалар. Электр энергиясен исәпкә алу бүлеген озак еллар дәвамында И. Р. Арсланов җитәкли. Әлеге бүлектә электр энергиясенең мәгълүмат базасын инженер Ә. Р. Арсланова алып бара. Мастер – Н. Ф. Тюкаев, электромонтерлар – Ф. Р. Мохаммедов, И. Ш. Узбекова, Ф. Р. Бакиева, Г. Х. Талипова, техниклар – Р. Р. Рәхмәтуллина һәм З. М. Мавлютова да үз эшләрен зур җаваплылык белән башкаралар. Участок мастерлары – И. Г. Ибраһимов, Р.И.Сәләев, җитештерү эшләрен – М. Р. Бакиев, Ф. Ф. Фәтхуллин, электромонтерлар А. А. Сафаров, И. М. Мусеев, Н. А. Курмаев, Т. Р. Янгунаев, механик – Р. Х. Аминов, машина йөртүчеләр – Р. С. Корбаналиев, Р. Ф. Яфаров , Р. Р. Узбеков, Р. Ф. Бахтияров, Р. Д. Сәләев, Р. Д. Шабакаев һәм тракторчы М. Д. Мусеев электр челтәрләренең төзек эшләвен тәэмин итәләр, ремонт эшләрен башкаралар.
Энергетикларның хезмәте җиңелләрдән түгел. Аларга электр тапшыру линияләрендәге җитешсезлекләрне, һава торышы нинди булуга карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында җайларга туры килә. Моннан тыш, бу әле куркыныч профессия дә. Ул хезмәткәрләрдән зур игътибар һәм җаваплылык һәм, әлбәттә, ныклы белем таләп итә. Чөнки аларның эштәге кечкенә генә хаталары да зур фаҗигагә китерергә мөмкин.
Һөнәри бәйрәмнәрен дә бу коллектив кулланучыларны өзлексез электр энергиясе белән тәэмин итеп, әйбәт күрсәткечләр белән каршылыйлар. Эшләгән эшләре, сөйләр уңышлары да күп аларның. Ветераннарга да хөрмәт зур биредә. Әлеге һөнәрнең бар вәкилләрен Энергетиклар көне белән котлыйбыз. Аларның тормыш юлы якты һәм ачык булсын, чөнки алар кешеләргә яктылык, җылылык һәм уңайлылык бүләк итәләр.
Гөлназ Кузәева.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2265

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.