ЗАГС оешуга — 100 ел

18 декабрьдә илебездә ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне билгеләнә. Быел дәүләт тарафыннан гражданлык хәлне актларга регистрацияләү функциясен башкаручы органның оешуына 100 ел тула. Бай тарихы булган ЗАГС органнары яңа туган гражданнарны, никахларны, аерылышуларны, кешеләрнең соңгы юлга китүләрен регистрацияләүне җентекле рәвештә алып бара. Россиядә, патшалар заманында, гражданлык хәлне актларга регистрацияләүне башкаручы махсус органнар булмаган. Регистрацияне бары тик руханилар гына алып барган.

Алар язуларын метрик китапларга керткәннәр.1721 елда патша Петр I указы белән чиркәү учреждениеләре Россиянең дәүләт органнары системасына кертелә һәм православие динендәге халык яшәү урыннары буенча чиркәү мәхәлләләренә теркәлә. Ульяновск өлкәсенең ЗАГС идарәсендә бүгенге көнгә кадәр берничә метрик китап саклана.
Илебездә ЗАГС органнарының тарихы 1917 елдан башлана. 18 декабрьдә РСФСРның Совнаркомы декреты нигезендә элеккеге өйләнешү-гаилә мөнәсәбәтләре юкка чыга һәм ир белән хатын арасында тигезлек игълан ителә. Чиркәүләрне өйләнешү-гаилә эшләрен алып барудан читләштерәләр. Шулай итеп, 1917 елның 18 декабре — гражданлык хәлне актларга регистрацияләү функциясен башкаручы органнарның барлыкка килү көне булып санала.
1919 елда безнең өлкәдә (Сембер губернасында) гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләре оеша башлый. Андый оешмалар шәһәр бистәләрендә һәм волость башкарма комитетларында барлыкка килә.
“Никахлашу, гаилә, опека һәм попечительлек турында” яңа Кодекс Бөтенроссия үзәк башкарма Комитетының XII нче чакырылышның өченче сессиясендә кабул ителә һәм 1927 елның январеннан эшләтеп җибәрелә.
1929 елда авыл Советларының хокуклары киңәя, алар барлык гражданлык хәлләрен актларга регистрацияләүне үти башлый.
1934 елның июлендә ЗАГС органнары, халык комиссариатының эчке эшләр бүлекләре структурасына кертелә. ЗАГС хезмәткәрләре милиция дәрәҗәсенә тиңләштерелә, бүлекләр начальниклары лейтенантлар булалар.
СССРның Югары Советы Президиумы указы нигезендә, 1943 елның 19 январенда, Россия составында Ульяновск өлкәсе барлыкка килә. Аның карамагына 26 район бирелә. Әлеге районнарда ЗАГС бүлекләре барлыкка килә.
ЗАГС органнары 1957 елга кадәр халык комиссариатының эчке эшләр органнары системасына керәләр. Ә инде 1957 елда ЗАГС органнары белән идарә итү халык депутатларының башкарма комитетлары Советларына йөкләнә. 1997 елның 22 октябрендә РФнең Дәүләт Думасы кабул иткән “Гражданлык хәлне актлау” исемле федераль законы нигезендә бүгенге көнгә кадәр сакланып килүче гражданлык хәлне актларга регистрацияләүне башкаручы органнар барлыкка килә.
Узган вакыйгаларның шаһиты, элеккеге елларның тарихын саклаучы орган — архив булып тора. Аның ярдәме белән кешеләр мөһим документларын кире кайтаралар һәм туган якларының тарихларын белә алалар.
Иске Кулаткы район ЗАГС бүлегенең архивы бай фонды белән горурлана ала. Биредә 1926 елдан башлап бүгенгә кадәр 91800 акт язмалары саклана. Исәптә 116 метрик китап та бар. Электрон формага 56 меңгә якын архив кәгазьләренең язмалары кертелгән. Актлар китаплары ЗАГС органнарында 100 елга кадәр саклана, аннары Дәүләт архивына бирелә.
ЗАГС хезмәткәрләренә зур җаваплылык йөкләнә, чөнки алар биргән документлар кеше тормышында зур әһәмияткә ия. Атна дәвамында район ЗАГС бүлегенә 100 якын кеше мөрәҗәгать итә.
Дәүләт теркәвенә бала туу, никахлашу, аерылышу, уллыкка һәм кызлыкка алу, исемне үзгәртү, әтилекне билгеләү һәм гражданинның үлүе алына.
ЗАГС органнары эшчәнлегенең мөһим юнәлеше – кабат таныклыклар, актлар язмаларының күчерелмәләрен, архив справкаларын тапшыру.
Шулай ук район ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша электрон формада хезмәтләр күрсәтү буенча зур эш башкарыла. 2017 елда дәүләт хезмәтләренең бердәм порталы аша 53 процент гариза кабул ителгән.
Иске Кулаткы район ЗАГС бүлегенең төп үзенчәлеге – кадрлар тотрыклыгы. ЗАГСта төрле елларда С.И. Сәләева, Р.С. Салихова, М.М. Кушаева, Н.Г. Арифуллина, Н.А. Сәләева, З.Р. Хабиева намуслы хезмәт куйганнар.
Ләйлә Маратовна Абдрәзәкова бу сферада 29 ел намуслы хезмәт итә. Шушы вакыт эчендә ул ЗАГС органындагы эшнең серләрен тирән өйрәнеп, бай тәҗрибә туплаган. Ә инде Эльмира Кәшафовна Багдалова биш елдан артык Иске Кулаткы район ЗАГС бүлеге мөдире вазифаларын башкара. Эш дәверендә ул үзен ЗАГС эшен җайлап баручы, үз эшен яхшы белүче, яратучы, бар күңелен биреп эшләүче җитәкче итеп күрсәтте.
Әлеге орган райондагы барлык службалар белән тыгыз элемтәдә булып, яңа алымнар кулланып, район ЗАГС тормышына кагылышлы бай чаралар үткәреп килә. Тантаналы рәвештә никахлашуны, бала тууны теркәү, гаилә бәйрәмнәрен билгеләүче юбилярларны, сугыш елларын татыган апа-абыйларны, күп балалы әниләрне, үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү, гаилә белән бәйләнешле бәйрәмнәрне зурлап үткәрү – матур гадәткә әверелде.
ЗАГС бүлегенең ишекләре һәрбер кеше өчен ачык. Биредә эшләүчеләр нинди сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә барысын да җентекләп аңлаталар. Әлеге орган шулай ук халыкның гореф-гадәтләрен, йолаларын туплап, мәдәни һәм мәгърифәтче ролен дә үти. Аларның төп максатлары – гаиләләрне саклап калу, гаилә кыйммәтләрен пропагандалау.
Сыйфатлы эш алып бару өчен бүгенге көнгә барлык мөмкинлекләр бар: яхшы эш урыннары, заманча техник җиһазлар, бай архив. Бала табучыларның, никахлашучыларның саны күбәйсен иде, аерылышулар булмасын иде.
Әлфия Яфарова.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2261

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.