Әниләр көне уңаеннан Иске Кулаткы “Гөлчәчәк” балалар бакчасында бик матур бәйрәм чарасы булып үтте.

Бирегә әниләр һәм дәү әниләр килгән иде.
Бакча мөдире Л.Ф. Богданова кадерле әниләрне бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен юллады.
— Кадерле, әниләр! Сезнебарыгызны да бәйрәмбеләнкотлыйм! Сезгәсаулык-сәламәтлек, кайгысыз-хәсрәтсез, тынычтормыш, озынгомертелим. Тормышларыгызматур, йөзләрегезкөләчбулсын, уңышларюлдашбулсын. Балаларыгыз тәртипле, мәрхәмәтле, бәхетле булсын.
Ә инде нәниләр үзләренең искиткеч матур чыгышлары белән әниләренә булган мәхәббәтләрен, җылы хисләрен күрсәттеләр. Матур теләкләрен, назлы сүзләрен җырлар, шигырьләр аша җиткерделәр. Балаларның музыкаль чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Әниләр дә балаларының чыгышларын дулкынланып, сокланып карадылар. Балаларының уңышлы чыгышлары әниләр дә горурлык хисләре уятты.
Бәйрәм беркемне дә битараф калдырмады. Әниләр рәхәтләнеп ял иттеләр һәм бакча мөдире, тәрбиячеләргә тырыш эшләүләре, балаларга ныклы тәрбия бирүләре, аларны иҗади яктан үстерүләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=2225

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.