Сезне чын күңелдән мөселманнарның изге бәйрәме –
Корбан Гаете белән тәбрик итәбез!
Төрле милләт һәм дин вәкилләре үзара дус һәм тату яшәгән Иске Кулаткы районында Корбан бәйрәме барлык башка дини бәйрәмнәр кебек үк зурлап үткәрелә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Изге Корбан бәйрәме көнендә матур ниятләребез һәм якты хыялларыбыз тормышка ашсын. Районыбызда яшәүче һәрбер гаиләгә, йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә – иман нуры, шәфкать һәм мәрхәмәт хисләре иңсен. Сезгә ихлас күңелдән изге эшләрегездә уңышлар, нык сәламәтлек, бәхет, иминлек телибез.
Э. Ә. Ганеев,
Иске Кулаткы районы Башлыгы, урындагы “Бердәм Россия” партиясенең политсовет Секретаре.
И.А. Аблязов,
Иске Кулаткы районы администрациясе Башлыгы.
Авг 30 2017
Хөрмәтле искекулаткылылар, дин тотучы мөселман кардәшләр!
Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1929
Свежие комментарии