Без печәннән кайтабыз

1987 ел. Печән өсте. Мин әтиемнең бүләк иткән чалгысын суктым да, атыбызны җигеп, печән чабарга дип урманга киттем. Урман мине авыл халкының хезмәт шавы белән каршы алды. Гүя кешеләр бирегә яшәргә күчкән диярсең. Бар да кызу эштә. Кайсы печән чаба, кайсы тырмалый, кайсы чүмәләләр куя — гомумән, кырмыскалар кебек мәш киләләр иде анда.
Аларның хезмәт иткәннәренә сокланып, урманда аулак урын табып, атымны туарып, чалгымны кайрап дигәндәй, мин дә печән чабарга керештем. Үзем печән чабам, үзем шат күңелемне урман кочагына бушатып, җыр сузам. Чалгымны селтәгән саен чапкан пакусларыма сокланып туя алмый, дәртләнә генә барам, малайны.
Эх, мин әйтәм: “Ну печәне!”, дигәндә генә, ниһаять куаклар арасыннан бер авыл агае килеп чыкты. Миңа кырын карап: “Энекәш, ачуланма, бу безнең печәнлек, элек-электән безнең нәсел, әби-бабаларыбыз бу урыннан печән чапканнар, атыңны җик тә моннан сызгырт”, — дип тупас кына кисәтү ясады.
— Ай-яй, агай урманмы тар үзеңә,- дип әйттем дә, бәхәс куптармый гына китеп бардым мин моннан.
… Бу хәлгә тәгаен 30 ел вакыт үткән. Мин олыгаеп барсам да, ат асрап һаман бу урманнан печән чабам һәм узганда теге агайның печәнлегенә күз салам. Аның печәнлеген ничә еллар чүп үләннәр, кирәкмәгән куаклар басканын күрәм дә, башкаема төрле уйлар йөгерә: нәрсә соң ул агайның нәсел җепләре корыганмы? Үзе картаеп, бабай булып печән чаба алмаса, улларын яисә оныкларын печәнлекләренә җибәрергә иде. Әллә инде бу агай өйләнмәгән? Әллә инде өйләнеп тә балалары да булмаган? Алла белсен! Печәнлекләре бар, ә үзләре юк — дим дә һәм:
— «Юк бар белән башыңны каттырма әле. На, малкай, без печәннән кайтабыз!», — дип көлеп куям.

Рөстәм Арифуллин.
Иске Кулаткы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1755

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.