Кулларыннан алтын коела

Безнең Усть Кулаткы авылында гомер итүче Шикур Рәшитович Сөләймановны белмәгән кеше юктыр. Ул олы яшьтә булуга карамастан, һәрвакыт халык турында кайгыртучанлык күреп яши.
Шикур Рәшитович элеккеге “Сельхозводстрой” ПМКасында 20 елга якын шофер булып хезмәт итте. Ул биредә ерак юлларга йөреп, төне-көне төрле йөкләр күчерде һәм әлеге коллективта үзенә карата зур абруй яулады. Бу оешма юкка чыккач, язмыш аны Усть Кулаткы авылының мәктәбенә алып килде һәм анда15 ел хуҗалык эшләре буенча мәктәп директорының урынбасары булып хезмәт итте. Авылдашыбыз үзенең эш сөючәнлеге белән һич сынатмады, балаларга белем алу өчен уңай шартлар тудыруда үзеннән зур өлеш кертте.
Пенсиягә чыккач та Шикур Рәшитович тынгылык белми яши һәм авылыбыз турында гел кайгырта. Олы яшендә булуга карамастан ул янгын сүндерү машинасын сафка бастырып, 8 ел дәвамында утка каршы көрәшү буенча зур эш алып барды.
Аның кулыннан килмәгән эш юктыр. 2013 елда Шикур Рәшитович Усть Кулаткы авылы мәчете түбәсен калай белән ябуда, 2015 елда — 800 метр озынлыкта зиратларыбызны тимер конструкцияләр белән урап алуда җитәкчелек итте. Бу эшләр, билгеле, авыл халкының өмәләре белән башкарылды.
Авыл халкы су эчкәндә дә аны искә ала. Чөнки оста куллы мастер авылдашыбыз Р. А. Салихов белән суүткәргечне ремонтлауда да зур эш башкарды.
Шикур Рәшитовичның шәхси тормышы да башкаларга үрнәк итеп сөйләрлек. Алар тормыш иптәше Зәйтүнә Исхаковна белән бергә тату яшәп, лачын кебек ике ул үстерделәр. Уллары Азат — запастагы офицер, Айрат — эшмәкәр.
Алар гаиләләре белән Ульяновск шәһәрендә яшиләр.
Менә шундый кешеләр булганда, авылларыбызда тормышлар тагын да гөрләп барыр һәм яшәргә дә бик ансат булыр иде.
Зыят Азизов.
Усть Кулаткы авылы.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=1752

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.