Тәбрикләү

Расим бабай

Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә гомер итүче Расим Ахатович Абәйдуллин 27 февральдә 85 яшьлек юбилеен каршылый. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле әтиебез, бабакаебыз!

Шушындый зур һәм якты бәйрәмең көнендә без сиңа ихлас котлауларыбызны юллыйбыз. Син бит безнең өчен иң якын кешебез. Син булмасаң без оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек яшәр идек, тормышыбызның яме дә, тәме дә булмас иде. Безнең өчен һәрчак олы җанлы, киң күңелле булып калуың өчен мең рәхмәт сиңа. Без синең белән горурланабыз. Син гомер буе безнең өчен тырыштың, безне кеше итү өчен китте бөтен көчең, шуңа да без сиңа рәхмәтлебез. Ходай сине бездән, безне синнән аермасын. Һәрвакыт ярдәмчел, аңлаучан, тырыш булганың өчен Аллаһының мең рәхмәте яусын сиңа. Без сине бик-бик яратабыз!

 

 

Әле һаман без дип яшисең син,
Күптән инде зурлар булсак та.
Аз булыр күк, әткәй, синең өчен
Нинди изгелекләр кылсак та.
Кояш җылысына җыелгандай,
Сыенабыз әти яныңа.
Тормыш ямен, матурлыгын тоеп,
Яшә, әти, яшә тагын да.

     Иң изге теләкләр белән кызларың Гөлфия, Наилә, Фәридә, улың Фәрит, кияүләрең Мәсүт, Марс, оныкларың Рафаэль-Руфия, Ләйсән-Николай, Руслан-Әлфия, Әлфия, Рамил, оныкчаларың Эльнара, Никита, Рената, Рәсүл.
Иске Кулаткы – Тольятти.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=164

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.