Белем көнендә

Бүген Россия Герое Р.М. Хәбибуллин исемен йөртүче Иске Кулаткы икенче номерлы урта мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы линейкалар үтте. Чарага башлангыч, IX һәм XI cыйныфлар укучылары, укытучылар һәм ата-аналар җыелган иде.
Тантаналы рәвештә I һәм XI сыйныфлар уздылар.
Мәктәп директоры Г.Ш. Рафикова, район Башлыгы Л.Ф. Богданова һәм Ульяновск өлкәсенең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзелеш Министры урынбасары Владимир Николаевич Чудайкин чарада катнашучыларны сәламләделәр һәм матур теләкләрен юлладылар. Россия Герое Р.М. Хәбибуллинның һәйкәленә һәм махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Тимур Кипчатовның тактасына чәчәкләр салдылар.
Район Башлыгы Л.Ф. Богданова район, мәктәп тормышында актив катнашучы Мәзитовлар һәм Кунеевскийлар гаиләләренә Гаилә елы уңаеннан бүләкләр тапшырды.
1 сыйныфларның укытучысы Л.Р. Абдуллина белем дөньясына беренче адым ясаучы балаларга тырышып укырга, алдынгылар булырга дигән теләкләрне юллады. 1 сыйныф укучылары да үз чиратларында шигырьләр сөйләделәр һәм матур җыр башкардылар.
11 сыйныфларның вальс биюләре, мәктәп турында матур җыр башкарулары, 1 сыйныфка үгет-нәсихәт бирүләре һәм бүләкләр тапшырулары дулкынлы мизгел булды. Ә инде XI һәм I сыйныфларның бергәләп бию башкарулары бәйрәмнең күрке булды.
I сыйныф укучысы Милана Честнова XI cыйныф укучысы Денис Кунеевский ярдәме белән яңа уку елы башланганны белдереп, беренче кыңгырауны чыңлатты.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=13057

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.