Студентларыбыз зур заводта эшли

Иске Кулаткы механика-технология колледжы районыбызда урта һөнәри белемле, квалификацияле кадрлар әзерләүче бердәнбер уку йорты. Бүгенге көндә әлеге уку йортында урта звено белгечләрен әзерләү программалары буенча “Двигательләргә, автомобиль агрегатларына техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау”, “Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру” белгечлекләре буенча сыйфатлы белем бирәләр. Дистәләгән еллар дәвамында колледжны тәмамлаган студентларыбыз югары хезмәт хакы түләнә торган эшләргә урнашалар.
Мәгълүмати системалар һәм программалаштыру — бүгенге көндә иң кирәкле белгечлек булып санала. Күп кенә укучыларыбыз Тольятти, Казан һәм Мәскәү шәһәрләрендә уңышлы хезмәт итәләр. Студентларыбыз төрле бәйгеләрдә, конкурсларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар.
Ә менә быелгы уку елында колледж һәм Ульяновск автомобиль заводы махсус программа эшләгән. Мондый хезмәттәшлекнең максаты—конкрет предприятие өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Бүгенге көндә 14 студент заводта практика уза, аның өчен хезмәт хакы түләнә, моннан тыш, яшәү урыны да бушлай бирелә. Егетләребезне иртән эшкә китерү дә, тукландыру да оештырылган.
13 июнь көнне Иске Кулаткы механика-технология колледжы укытучысы Ринат Абдуллович Музаферов белән егетләребезнең хезмәт итү шартлары белән танышу максатыннан без заводка юл тоттык.
УАЗ (Ульяновск автомобиль заводы) 1941 елда нигезләнгән бай тарихлы Россия автомобиль маркасы. Завод башта хәрби һәм махсус техника җитештерүгә махсуслашкан, ә соңрак үзенең внедорожниклары һәм җиңел коммерция автомобильләре белән танылган. УАЗ үзенең эшчәнлеген авыр сугыш елларында, мобиль хәрби техника булдыру кирәк булганда башлый. Завод Советлар Союзында хәрби автомобиль техникасы җитештерүчеләрнең иң эреләренең берсе була, төрле модельдәге внедорожниклар һәм йөк машиналары чыгара. Икенче бөтендөнья сугышыннан соң УАЗ шулай ук граждан модельләрен чыгара башлый, алар ышанычлылыгы аркасында тиз арада популярлык яулый. Озак еллар эшләү дәверендә завод Ватан автопромы символына әверелә һәм Россиядә дә, чит илләрдә популярлык яулый.
Бүген УАЗ үсеш алуын һәм модернизацияләнүен дәвам итә, төрле внедорожниклар һәм коммерция автомобильләре чыгара. Иң танылган модельләрнең берсе-УАЗ Патриот, ул үзендә ныклык һәм ышанычлылыкны заманча технологияләр һәм уңайлылык белән берләштерә. Линейкада шулай ук УАЗ Буханка, Россиядә иң танылган автомобильләрнең берсе дип саналган классик универсал бар. Завод социаль һәм мәдәни инициативаларда актив катнаша, төбәктә спорт һәм мәгарифкә ярдәм итә.

Заводта безне махсус рөхсәт кәгазьләре рәсмиләштереп, матбугат сәркатибе Алина Сурова каршы алды һәм без егетләребез эшли торган урынга юл тоттык. УАЗ “Патриот” автомашиналарының кузовларын җыю цехында махсус конвейерларда эш кайнап тора иде. Безнең студентларыбыз да, башка хезмәткәрләр белән бергә җаваплы участокларда эшлиләр. Һәркайсы үзенә йөкләнгән эшне тырышып һәм зур җаваплылык белән башкара. Ульяновск автомобиль заводында (УАЗ) техник колледж студентлары һәм яшь белгечләр өчен дә әйбәт шартлар тудырылган. Иске Кулаткы механика-технология колледжы белән дә актив хезмәттәшлек алып барыла. Биредә студентларга тәҗрибәле җитәкчеләр һәм укытучылар ярдәм итә. Яшь белгечләр өчен дә профессиональ әзерлекнең югары дәрәҗәсен һәм карьера үсеше мөмкинлекләре булдырылган. Заводта эшләү студентларга белемнәрен практикада куллану һәм автомобиль сәнәгатендә кыйммәтле тәҗрибә алу мөмкинлеге бирә. Шулай ук егетләребезгә лаеклы хезмәт хакы да түләнә. бу аларның профессиональ һәм шәхси үсешенә ярдәм итә.

Дәвамын газетаның 25нче санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=12496

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.