Тырыш гаилә — район күрке

Гаилә… Бик тә гади булып тоелган бу ягымлы сүз зур мәгънәгә ия. Гаилә ныклыгы өчен бик күп сынаулар аша үтәргә, тырыш, сабыр булырга кирәк. Безнең районда да күпләргә үрнәк булырдай гаиләләр бик күп.
Лиана Равиловна һәм Руслан Рәшитович Иксановлар Усть Кулаткы авылының күркәм, тырыш, яшь гаиләләренең берсе.
Аеруча әлеге гаиләнең авылда төпләнеп калуы күңелне сөендерә. Күпләр шәһәргә күченеп киткәндә, эштән курыкмаган Иксановлар гаиләсе авылда төпләнеп калып, әти-әниләре Роза Рәшитовна һәм Рәшит Шакирҗанович белән бер өйдә дус-тату яшиләр. Авылны яратып, җир җимертеп тормыш алып баралар.
Гаилә Башлыгы Руслан Рәшитович хәзерге вакытта әтисе булдырган ИП «Иксанов» крестьян-фермерлык хуҗалыгын җитәкли. Ул яшьтән үк әтисе Рәшит Шакирҗанович янында эш белән чыныгып үсә, авыл хуҗалыгы тармагының бөтен нечкәлекләренә өйрәнә һәм әлеге хуҗалыкның эшен уңышлы гына алып бара. Ә бит хәзерге вакытта фермерлык эшен алып бару зур җаваплылык, түземлелек һәм тырышлык таләп итә. Ләкин Руслан Рәшитович авырлыклар булуга карамастан, әтисенең башлаган эшен дәвам итә. Бай тәҗрибә туплаган Рәшит Шакирҗанович улына төпле киңәшләр, үгет-нәсихәт биреп, бөтен эштә ярдәм итә һәм аны хуплый.

Тулырак материалны газетаның 17нче санында укый аласыз.

Постоянная ссылка на это сообщение: https://kumiakk.ru/?p=11866

Добавить комментарий

Ваш адрес электронной почты не будет опубликован.